Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Башкортстан татарлары" киңәш корды


Альберт Максютов, Римма Үтәшева, Алсу Гайсина утырыш вакытында
Альберт Максютов, Римма Үтәшева, Алсу Гайсина утырыш вакытында

3 апрель көнне Уфада “Башкортстан татарлары” берлегенең киңәйтелгән утырышы булып үтте. Анда кайбер оештыру мәсьәләләре каралды һәм быелга эш планы тикшерелде.

Мәгълүм ки, “Башкортстан татарлары” берлеге дистә елдан артык эшләп килде һәм аны билгеле эшкуар Рамил Бигнов җитәкләде. Берлеккә республикадагы егермегә якын татар җәмәгатьчелек оешмалары да керә иде. Башкортстанга президент итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнгәч, Рамил Бигнов республика хакимиятләренә оппозициядә булуын туктатуын әйтте. Шул ук вакытта татар милли оешмалары җитәкчелегеннән дә китте.

Римма Үтәшева
Римма Үтәшева
Бу урын күпмедер вакыт буш торганнан соң, “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе итеп танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйковны тәгаенләделәр. Әмма бер ел да үтмәде, Илдар әфәнде, үзенең докторлык диссертациясен әзерләүгә күп вакыт кирәк булуын әйтеп вазифасыннан бушатуларын сорады. Шуннан бу урынга Башкортстан парламенты депутаты, Башкорстанның Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшеваны тәгаенләделәр.

Алсу Гайсина
Алсу Гайсина
Әле Уфада узган киңәшмәгә “Башкортстан татарлары” берлегенә керүче милли оешмалар җитәкчеләре һәм актив әгъзалары килгән. Вәкилләр Благовещен, Бөре шәһәрләреннән һәм Кушнаренко районыннан да бар.

Көн тәртибендә беренче мәсьәлә булып “Башкортстан татарлары” берлеге идарәсе шурасын сайлау тора. Җитәкчелеккә Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле, республикада былтыр гына оештырылган “Берлек”, татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмалары, татар яшьләренең “Азатлык” берлеге вәкилләре керде.

Киңәшмә дәвамында татар оешмалары җитәкчеләренең быелгы эш планнары турында чыгышлар тыңланды. Барлык оешмалар да диярлек апрель аенда Тукайга багышланган чаралар оештырырга җыена. “Берлек” оешмасы апрельдә туган якны өйрәнүчеләрнең бәйгесенә йомгак ясаучы фәнни конференция үткәрә. “Азатлык” яшьләр берлеге “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздырырга җыена. Алдагы айларга да байтак уй-ниятләре бар милли оешмаларның.

Илфир Гәрәев
Илфир Гәрәев
​Көн тәртибендә төрле мәсьәләләрне тикшерүгә күчкәч, утырыш тагын да җанланды. Чөнки биредә чыгыш ясаучыларның кайберләре янә дә бер тапкыр республикада татар теле статусын күтәрү мәсьәләсенә бәйле дәлилләрен китерде. “Әлеге мәсьәлә Кырымдагы хәлләрдән соң Башкортстан татарлары өчен тагын да сәхнәгә менә, – ди Кушнаренко районы татар иҗтимагый үзәге рәисе Илфир Гәрәев. – Кырым татарларын да үз ягына тизрәк аудару өчен Русия аларга әллә ниләр вәгъдә итә. Шул исәптән кырымтатар теленә дәүләт статусын бирүне дә. Ә бит алар нибары 300 мең генә. Ә Башкортстан татарлары 1 миллион ярымга якын. Безнең дә хәзер аяк терәп үз телебезнең дәрәҗәсен күтәрүне таләп итәргә нигезлек бар”.

Илфир әфәнденең чыгышына карата утырышны алып баручы Римма Үтәшева “без иҗтимагый оешма гына, шуңа сәясәт белән шөгыльләнмибез. Әнә Татарстанда дәүләт статусына татар һәм рус телләре ия, бездә - канун буенча башкорт һәм рус телләре”, дип каршы төште.
Рашат Гатауллин
Рашат Гатауллин
Әмма залда утыручылар арасында Римма ханым белән килешмәүчеләр тагын да бар иде. Бөре шәһәреннән килгән имам-хатип Рашат Гатауллин үзенең ялкынлы һәм хисле чыгышы белән генә түгел, ә нигезле дәлилләре белән дә дикъкатьне җәлеп итте. “Башкортстанда татар балаларына башкорт телен дәүләт теле буларак кына түгел, ә “башкорт теле - әсә теле” дигәнне тылкып өйрәтәләр”, дип йомгаклады ул чыгышын.

Гомумән алганда, утырыш бик җанлы һәм эчтәлекле барды. Римма Үтәшева әйтүенчә, быел “Татар гаиләсе” проектын тагын берничә районда үткәрү карала. Шулай ук “Тукай моңнары” бәйрәмнәрен оештыру, ел азагында мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева белән виртуоз музыкант һәм композитор Бәхти Гайсинга багышланган зур кичәләр уздыру бихисап чараларның берничәсе генә. Хәзер инде бу эшләрнең изге теләк булып кына калмавын телисе.
XS
SM
MD
LG