Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегендә яңа башлык


Римма Үтәшева
Римма Үтәшева

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышында яңа рәис итеп милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Римма Үтәшева сайланды.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенә кергән оешма вәкилләренең утырышында унбер оешма вәкилләре катнашты. Атап әйткәндә: Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстан татарлары конгрессы, "Ватаным" оешмасы, Татар телле язучылар берлеге, Уфа татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Кушнаренко татарлары милли-мәдәни мохтарияте, "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оешмасы, Татар морзалары, Татар иҗтимагый үзәге, "Берлек" һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге оешмалары вәкилләре.

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар
Өч милли мәдәни мохтариятнең аерым оешмалар булып катнашуы шуңа – канун буенча республика татарлары милли-мәдәни мохтариятен оештыру өчен оешмалар башта районнарда төзелергә тиеш иде. Шуңа Уфа, Кушнаренко һәм Благовещенда мохтариятләр төзелгәннән соң гына республика оешмасы оештырылган иде. Татар оешмалары берлегендә исә һәр мохтарият аерым бер оешма буларак әгъза булып тора.

Чараның көн тәртибенә бер – берлеккә яңа рәис сайлау мәсьәләсе куелды. Узган җәй берлек рәисе вазифасын алып барган Рәмил Бигнов урыныннан киткәннән соң бу урынга билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков сайланган иде. Ул рәислектән китәргә карар иткән. Моны ул Русия фәннәр академиясенең Уфа бүлегендә милли мәсьәләләр белгече буларак, әлеге вазифаны алып бара алмавы һәм докторлык эше белән мәшгуль булуына бәйләде.

Милли-мәдәни мохтарият шурасы әгъзасы Кәрим Яушев оешмалар эшчәнлеген координацияләү берлеге рәисе йә лидер, йә спикер булырга тиеш дип чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, йә лидер буларак барлык татар җәмәгатьчелеген үз артыннан ияртә, йә берлеккә кергән оешмалар эшчәнлеген координацияли, парламенттагы фракцияләр эшен көйли алырлык спикер булырга тиеш. Чарада катнашучылар лидер булмау сәбәпле, спикерлык белән чикләнергә булдылар.

Рәис вазыйфасына бер намзәт – милли мәдәни-мөхтәрият рәисе Римма Үтәшева гына тәкъдим ителде һәм ул бертавыштан сайлап куелды.

Яңа рәис алда торган төп эшләрне искә төшереп, Уфада Тукайга һәйкәл кую, Гаилә бәйрәме уздыру кебек чараларны телгә алды. Сәясәт белән шөгыльләнергә җыенмавын ирештерде. Бу шактый гына каты чыгышларга сәбәпче булды.

Рамил Хөсәинов
Рамил Хөсәинов
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов: "Фатирга түләү бәяләрен, газга, утка хакларны күтәрделәр. Мин моны кузгаткан идем, бу сәяси мәсьәлә диделәр. Нәрсәгә килеп тотынма – ул сәяси мәсьәлә. Татар оешмаларының төп бурычы – халыкның телгә, мәдәнияткә ихтыяҗларын канәгатьләндерү, ягъни сәяси эшләр. Шуңа сәясәттән читкә китеп булмый. Мин берлекнең яңа рәисен бу сүздән курыкмаска чакырам. Без канун кысаларында үз хокукларыбыз өчен көрәшергә бурычлы, югыйсә, татар оешмаларының да, аларны берләштергән бу координацияләү берлегенең дә кирәге сукыр бер тиен. Мортаза Рәхимов заманында "татар" сүзе сүгенү сүзенә әйләнгән иде. Күпчелек татарлар үзләрен мин татар түгел, башкорт дип атый башлаган иделәр. Без үз җиребездә яшибез. Мин 14 буын бабаларымның шәҗәрәсен булдырдым. Алар барысы да монда яшәгән. Бер урыннан бер урынга күченеп йөргәннәр. Татар бугазы дигән атама бар. Урыс бу исемне татарны яратканнан кушмаган, ә анда татарлар яшәгәнгә кушарга мәҗбүр булган. Без бүгенге барлык Русия киңлекләрендә яшәгәнбез. Шуңа ниндидер бер Башкортстанда кемнәрнеңдер тар акыллылыклары аркасында килмешәк булып атала алмыйбыз.

Рушан Галләмов
Рушан Галләмов
Милли-мәдәни мохтарият әгъзасы, социология фәннәре докторы Рушан Галләмов: "1993 елда билгеле галимнәр Радик Сибәгатов, Җәүдәт Исмәгыйлов һәм башкалар "Башкортстан татарларын саклау һәм үстерү концепциясе"н эшләгән иде. 2000 елда Раил Кузеев "Башкортстан халыклары програмы"н эшләде. Анда татарларга кагылышлы бүлек тә бар иде, ләкин ул кабул ителмәде. Мин ул концепцияләрне карап, яңартып яңа програм эшләргә тәкъдим итәм. Башкортстанда барлык дөньяда яшәгән татарларның 16,7 проценты яши. Бу аз сан түгел. Без халыкны сакларга тиеш. Башта фәнни-гамәли конференция уздырыйк. Аннан програмны республика дәрәҗәсендә кабул итүгә ирешик. Мин Римма Үтәшеваның сәясәт белән шөгыльләнүдән качуын кабул итмим", дип чыгыш ясады.

Утырышта концепция төзү өчен эшче төркем оештырырга карар ителде. Аңа билгеле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре керәчәк.
XS
SM
MD
LG