Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Бигновны татар проблемнарын онытуда гаепли


Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре утырышы. Уфа, 12 ноябрь 2013
Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре утырышы. Уфа, 12 ноябрь 2013

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенең элекке рәисе, хәзерге вакытта Башкортстан җәмәгать пулаты рәисе Рамил Бигновны милли проблемаларны онытуда гаепли.

Әлеге каршылыкка нигез сентябрь ахырында ук салынган иде. Ул бәйсез интернет сәхифәләрнең берсендә республика парламентының мәгариф комитетына рәис намзәте каралуы турындагы язмадан башланды. Анда үзен Р.Юнысов дип куйган автор мәгариф комитетын коммунистлар фиркасенең җирле бүлекчәсе рәисе Рифкать Гәрдәнов яки Башкортстан педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин җитәкләгән очракта "башкорт теленең статусы минимумга калып, татар теленеке дәүләт статусы дәрәҗәсенә кадәр җитәчәк" дигән иде. Авторның куркуы шуңа - алар икесе дә татар милләтеннән.

Әлеге мәкалә уңаеннан "Аргументы и факты" гәзитенең җирле кушымтасы журналисты Алексей Шушпанов Рамил Бигновтан комментар алган иде. Анда Рамил Бигнов мәгариф комитеты рәисе вазифасына намзәтләр тикшерелүен беренче тапкыр ишетүен әйтеп, артабан шулай дигән иде:

"Җәмәгать пулатында рәис булу алдыннан мин татар җәмәгатьчелек оешмаларын җитәкләүне туктаттым. Кызганычка каршы, тәнкыйтьчеләр мантыйкка сыешлы дәлилләр булмаганда милли чыгышлар буенча тарткалаша башлый. Бу артта калганлык билгесе, ә Башкортстанда тагы бер дәүләт теле турында фикер алышу хыял гына. Бу әдәпле түгел. Мондый эшләр белән төшемле урыннарын югалтканнар гына шөгыльләнә дип чамалыйм. Кешеләрне һөнәри сыйфаты белән бәяләми, милләте буенча тикшерү элекке режимнан калган гадәт. Андый кешеләргә кара бүлмәдә кара мәче эзләмәүләрен теләр идем".

Бөтен комментар шуннан гыйбарәт. Әлеге язма, бәлки, шуның белән үтеп тә киткән булыр иде, чөнки ТИҮ әгъзаларының ябырылып "Аргументы и факты" гәзитен укулары шикле. "Аргументы и факты" хәбәрчесе Алексей Шушпанов бу хакта ТИҮнең кайбер әгъзаларына хәбәр итеп, ул комментарны җибәргән булып чыкты. Нәтиҗәдә 5 ноябрь ТИҮ Рамил Бигновка ачык хат күндерде. Анда аның күп еллар татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеген җитәкләве, милли проблемнарны белүе искә төшерелеп, "Башкортстанда тагы бер дәүләт теле турында фикер алышу хыял гына" дигән юлларга аңлатма бирүе соралган иде.

Рамил Бигнов
Рамил Бигнов
Ниһаять, 12 ноябрь Рамил Бигнов ул комментарга аңлатма бирде. Аны ул Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре утырышы алдыннан калдырып чыгып китте, үзе чарада катнашмады. Аңлатма шактый озын, ул ике биттән тора. Анда ул журналистка "Мәгариф комитеты рәисе вазыйфасын Рифкать Гәрдәнов, яки Раил Әсәдуллин алса, бу берничек тә татар теле хисабына башкорт теле кысылуын аңлатмавын күз уңында тоткан идем" дигән. Үзенең татар телен яклаганы һәм киләчәктә дә яклаячагын белдерә. Әлеге вакытта җәмәгатьчелек башлангычында җитәкләгән Җәмәгать пулатында да тел мәсъәләсен карау өлгергән булуын ирештерә. Аңлатмада теге яки бу телнең мохтаҗлыкка карап өйрәнелергә тиешлеге дә әйтелгән. “Мин үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып шуңа инандым, туган телне өйрәнү җаваплылыгы иң башта гаиләдә булырга тиеш".

ТИҮ әгъзалары әлеге аңлатманы җентекле тикшергәннән соң аның бик буталчык һәм озын булуын билгеләделәр. Туган телне гаиләдә өйрәнүгә калдыру уңаеннан фикерләре өчен Рамил Бигновка тагы тәнкыйть сүзләре яуды.

ТИҮ рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов: "Мин ике бала үстерәм, аларны ял көннәрдә генә күрәм. Күп вакытларын алар мәктәптә, мәктәптән тыш чараларда уздыра. Йортта да урысча телевизор, компьютер, урыс телендәге уку әсбаплары белән "аралашалар". Мин һич кенә дә туган телне гаиләгә генә калдыруны хупламыйм."

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: "Мин хәтта Һитлерның да гаскәрләре җиңгән территорияләрдә яшәүче халыкларның балаларын башлангыч сыйныфта туган телдә укытырга рөхсәт итүе турында укыган идем."

ТИҮнең элеке рәисе Айрат Гыйниятуллин: "Балалар мотлак түбән сыйныфларда урыс һәм чит телләрдән башка барлык фәннәрне дә туган телләрендә укырга тиешләр. Артабан атнасына берничә дәрес тел һәм әдәбият керсә, ул балалар телләрен югалтмаячак дип уйлыйм. Алар туган телләрен мәктәпне беткәнче укырга тиеш, югыйсә, мохтаҗлык тудырылмаса, бала укып тормый."

Утырыш ахырында җәмәгатьчелекнең милли проблемнрга игътибарын юнәлтү өчен каршылык чаралары уздыру кирәклеге билгеләнде. Башкортстан шартларында татар телен саклау һәм үстерү мәсъәләләре буенча агымдагы елда фәнни-гамәли конференция уздырырга карар ителде.
XS
SM
MD
LG