Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары еллык чараларны билгеләде


Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты идарәсе утырышы
Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты идарәсе утырышы

22 гыйнвар Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты идарәсе утырышы узды. Анда агымдагы елга эшчәнлек мәсьәләсе каралды.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты идарәсенең киңәйтелгән утырышында милли-мәдәни мохтарият, “Рамазан” төрки агарту үзәге, татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал”, Татар иҗтимагый үзәге, Морзалар җыены, “Азатлык” татар яшьләре һәм яңа оешкан “Берлек” оешмасы вәкилләре катнашты. Чара Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимовның агымдагы елга эш планы белән таныштырудан башланды:

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов
– Безнең оешма ел башында узган Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы эшчәнлегендә катнашты. Алда татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы, "Нәүрүз гүзәле", төрки халыкларның "Нәүрүз" бәйрәме кебек чаралар тора. Болар алдагы берничә айда узарга тиешлеләре.

Ел барышында "Татар юлы" исемле форум уздырырга, Татарстанның “Дуслык”, “Милләтебез хәзинәләре” исемле ял кырларында балаларның ялын оештыру, Татартстан югары уку йортларына керү өчен абитуриентлар әзерләү, Башкортстан татар яшьләре көннәре үткәрү кебек чаралар планлаштырылган.

Утырышта катнашкан башка татар оешмалары вәкилләре дә чыгыш ясады. "Сәхибҗамал" оешмасы рәисе Динә Морзакаева:

Динә Морзакаева
Динә Морзакаева
– – Мин узган елда гына эшли башладым. Эшчәнлегемә бер ел тулып килә. Узган ел оешма каршында дин сабаклары бирү төркеме эшләде. Берничә районда Зөһрә Сәхәбиева катнашлыгында мәдәни чаралар уздырдык. Ел ахырында татар шагыйрәләре кичәсе үткәрдек. Америкада яшәүче татар шагыйрәсе Нурия Измайлова белән очрашу уздырдык. Кайбер башка чараларда катнаштык. Быел 21 гыйнвар узган Мәүлид кичәсен “Ихлас” мәчете белән берлектә “Сәхибҗамал” оешмасы әзерләде һәм үткәрде. Ул кичәгә сценарий яздык һәм мәдәни өлешен дә без оештырдык.

Агымдагы елда иң зур эш итеп Башкортстан татар хатын-кызларының корылтаен уздырырга җыенабыз. Бу республика тарихында беренче корылтай булачак. Алдагы айларда шагыйрәләр кичәсен үткәрәчәкбез.

Татар морзалары җыены лидеры Максат Мәмлиев:

Максат Мәмлиев
Максат Мәмлиев
– Безнең оешма үскәннән-үсә бара. Узган елда Морзалар һәм тарханнар ассоциациясе оештырдык. Аңа Русиядәге морзалар һәм башкорт тарханнары оешмалары керә. Башкортстан морзалары җыенына узган ел 500дән артык кеше кабул ителде. Морзалар турында соңгы биш елда гына да 28 китап нәшер ителгән. Оешма эшли. Шулай да башка оешмалар белән эшләрне килештерү аксый. Мәсәлән, Уфада Тукай һәйкәле төзү буенча берләшеп эш итмибез. Без сынчылардан һәйкәл өлгесен эшләтеп алдык. Һәйкәлне кайда кую мәсьәләсе һаман ачык кала. Тукай һәйкәлен эшләтү 16 миллион сум чамасы торыр дип күзаллана.

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов
"Рамазан" төрки агарту үзәге башы Марат Шәрипов:

– ТИҮ агымдагы елны Дәрдмәнд елы дип игълан итте. Без моңа кушылабыз. Бу елда Дәрдмәнд юбилеена багышланган бик күп чаралар узачак. Шулай ук Туймазы шәһәрендә җырчы-тальянчылар бәйгесе оештырабыз. Агымдагы елда Уфада шигърият театры да оештырырга исәп.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе вазифасын алып баручы Алсу Гайсина:

Алсу Гайсина
Алсу Гайсина
– Без якын араларда Нәүрүз гүзәле бәйгесе һәм Шаяннар, тапкырлар ярышлары уздырырга әзерләнәбез. Сылулар бәйгесенә сайлап алулар февраль башлары Стәрлетамак, Дүртөйле, Туймазы һәм Уфа шәһәрләрендә узачак. "Нәүрүз гүзәле" бәйгесе 28 февраль Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узачак. Шаяннар һәм тапкырлар бәйгесен уздыру өчен хөкүмәт акча бүләргә ышандырган иде. Әлегә бер тиен дә биргәннәре юк. Бу бәйгедә катнашырга биш төркем ризалык белдерде. Ләкин бу гына аз. Алар ким дигәндә дистәгә якын булырга тиеш.

Утырышта татар оешмалары эшчәнлеген килештерү мәсьәләләренең аксавы билгеләнде. Мәгълүм булуынча, ике дистәгә якын оешма кергән татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рәмил Бигнов 20 июнь вазифасыннан китүен белдергән иде. Бик озак рәис эзләгәннән соң тарих фәннәре кандидаты, билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков сайланды. Ул чара 30 июль узды, анда тугыз оешма вәкилләре катнашкан иде. Татар оешмалары берлегенең яңа рәисе узган ярты елда бер утырыш та уздырмады. Шуңа Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашучы оешма вәкилләре якын араларда бу мәсьәләне хәл итәргә дигән фикергә килделәр. Ул утырышта Уфада Тукайга һәйкәл салуны оештыру буенча җәмәгатьчелек төркеме дә төзеләчәк.
XS
SM
MD
LG