Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борайда хәмер сатучыларга каршы җыен үтте


Борай халкы хәмергә сатучыларга каршы урам җыенына чыкты
Борай халкы хәмергә сатучыларга каршы урам җыенына чыкты

4 апрель көнне Башкортстанның Борай районы үзәгендә халык урам җыенына чыкты. Биредә яшәүче мөселманнар мәчет янында аракы кибете ачылуга каршылык белдерә.

Борай - саф татар районы. Биредә соңгы елларда мәчетләр дә күп төзелә, аек тормыш өчен бихисап тәгаен чаралар да оештырыла. Ә инде Борай авылы үзәгендә күренекле Шәрәфи бай төзеткән борынгы таш мәчет янындагы бинада кибет ачылып анда аракы сатыла башлагач, дин әһелләре генә түгел, ә хәмерсез тормыш өчен җан атучы башкалар да дәррәү кубып урам җыенына чыкты.

Әлеге урам җыенына аны оештыручылар, җирле хакимиятләргә алдан ук мөрәҗәгать итеп кануни төстә әзерләнде. Халык аракы сәүдәсенә каршы язылган төрле шигарләр тотып, “Красное и белое” исемле сәүдә челтәре төзеткән кибет алдына җыелды. Хәмер нәкъ менә шунда сатыла башлаган. Кибетне Шәрәфи байның данлыклы мәчетеннән нибары ун метр ара гына аерып тора.

Әлеге урам җыены алдыннан гына Борай авылының 2нче санлы мәчете имам-хатибы Илдар Шәрәфиев район хакимияте башлыгына хат та язган. Митингта аны укып та ишеттерделәр. Хатта: “Без якташларыбыз өчен изге булган шундый урында кылынучы оятсызлыкка битараф кына карап тора алмыйбыз. Байлыкка омтылу шулкадәр дәрәҗәдә аек акылдан да өстен була икән”, - дип яза имам-хатип әрнүле хатында.

Урам җыенында йөзгә якын кеше катнашты
Урам җыенында йөзгә якын кеше катнашты
​Дин әһеленең сүзләрен “Аек Башкортстан” хәрәкәтенең Борай районы оешмасы рәисе, Илдус хәзрәт Фәюршин да куәтли. “2020 елга кадәр илдә хәмер куллануны 55 процентка кадәр киметү федераль бурычы куелган. Шул ук вакытта төбәктәге һәм урыннардагы хакимиятләр бу юнәлештә чаралар күрергә ашыкмый гына түгел, ә, киресенчә, хәмер базарын үстерүгә булышлык итә”, - ди ул.

Урам җыенына район хакимиятенең кайбер вәкилләре дә чыккан. Алар мөселманнарның дәгъвалары белән килешүләрен җиткерде. Якын арада район шурасы депутатлары утырышында әлеге мәсьәләне карап, сәүдә үзәгеннән хәмер сатуны туктату өчен кануни нигезлек булдырылачак дип ышандырды.

Урам җыеныннан соң дин әһелләре белән район хакимияте җитәкчеләре катнашлыгында мәчет бинасында “түгәрәк өстәл” сөйләшүе дә булып үтте. “Без ачыктан-ачык фикер алышудан канәгатьбез. Хәзер инде гамәли нәтиҗәләр генә көтәсе калды”, - ди Илдус хәзрәт Фәюршин.
XS
SM
MD
LG