Accessibility links

"Украинаның көнчыгышында да Мәскәү кулы уйный"


Русия яклылар Харьковтагы хакимият бинасы янында митинг үткәрә. 7 апрель 2014
Русия яклылар Харьковтагы хакимият бинасы янында митинг үткәрә. 7 апрель 2014

Донецки һәм Харьковтагы татар оешмалары җитәкчеләре үзләре яшәгән шәһәрләрдә халыкның күпчелегенең Мәскәүгә кушылу ягында түгел икәнлеген белдерә.

Якшәмбе Донецки өлкәсенең хакимият бинасын басып алганнар дүшәмбе җыелыш үткәреп Донецки халык республикасының суверенлык декларациясе өчен тавыш бирде. 11 майда алар "Сез Донецки халык республикасы төзүгә теләктәшме?" дигән сорауга референдум үткәрергә тели.

Хакимият бинасын басып алган Русия яклы активистлар башта өлкә думасы сессиясендә республика төзү өчен тавыш бирдерергә теләгән иде. Әмма депутатлар сессиягә җыелмады. Басып алучылар канун чыгаручыларны таратып өлкәнең халык шурасын оештырачакларын да белдерде.

Мәгълүмат чаралары белдерүенчә, Донецки хакимияте бинасындагы өлкә әләме алынган. Дүшәмбе хакимият бинасы янында йөзләрчә кеше урам чарасына җыелды һәм алар Донецки республикасы төзелү карарын "Русия, Русия" дигән шигарләр белән каршы алды. Митингта катнашучылар Киев каршылык күрсәтә башласа гаскәр кертүне сорап Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкләрен дә белдерде. Бу хакта Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать тә укылды, дип хәбәр итә УНИАН агентлыгы.

Русия тарафлылар теләктәшлек күрсәтү өчен Харьковтан һәм Луганскидан кешеләрне чакыра башлады.

Донецки шәһәр советы һәм шәһәрдәге тугыз район советы да "без беркемгә дә ниндидер карарлар кабул итәргә вәкаләтләр бирмәдек. Безнең максат - шәһәрдәге яшәешне тәэмин итү" дип белдерде.

Соңгы вакыйгаларда Русияне гаепләүче "Батькивщина" фиркасе лидеры Юлия Тимошенко "Кырым сценарие белән Украинаның көнчыгышын аннексияләү" Мәскәүнең максаты, дип белдерде.

Донецки өлкәсе татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Фәридә Хафизова Мәскәү тарафлы чараларны халыкның күпчелегенең хупламавын әйтә. Бу аның шәхси фикере, оешмада алар өлкәдәге соңгы вазгыять турында сүз күтәрмәгәннәр.

"Бәлки бу чараларга берән-сәрән булса да чыгучы татарлар булырга мөмкин. Без бу низаг тыныч юл белән хәл ителер дип өметләнәбез. Акыллы сәясәтнең төбендә килешә белү ята", диде ул. Бер яктан Киевтагылар һәм икенче яктан Донецкидагы Мәскәү тарафлыларны күз алдында тотып: "Әгәр килешә алмыйлар икән, аларга сәясәттә йөрисе юк. Без яклар килешер дип өметләнәбез", диде.

Донецкида 950 меңнән артык кеше яши. Урам чарасына чыгучыларны Хафизова шәһәр күләмендә алганда аз дип белдерә. "Халыкның күпчелеге моңа кадәр ничек яшәгән (Украинада) тормышларын шулай дәвам итәргә тели", ди ул.

"Халык билгеле бер тормышка күнеккән бит инде. Кешеләр Украинада яши. Алар ниндидер кысулар булуны теләми", ди Хафизова. Мәскәү яклы чараларны оештыручы активистларның кем икәнлекләрен белмәвен әйтте ул. Аның сүзләренчә, Донецки өлкәсендә 100 меңләп татар яшәргә мөмкин.

Харьков Украинада Киевтан кала икенче зур шәһәр. Анда 1 миллион 450 меңнән артык кеше яши. “Татар халкы сигез меңләп булырбыз”, дип белдерде Азатлыкка шәһәрнең “Дуслык” исемендәге татар мәдәният һәм мәгърифәт җәмгыяте рәисе Шәфикъ Бәширов. Ул бу соңгы көннәрдә ешаеп киткән чараларга милләттәшләренең чыкмавын,“татар халкы түзем бит ул” дип әйтә.

Аның сүзләренчә, вазгыятьне катлауландыруда Мәскәү дә үз өлешен кертергә мөмкин.

"Мәскәү кулы уйный дип сөйләүчеләр дә бар. Ансыз мөмкин түгел. Без Белгородка якын, килеп-китеп йөрүчеләр дә бар. Донецки өлкәсендә дә ул (Мәскәү кулы уйнау) булырга мөмкин. Хәзер таможняларда тикшерүләр бара. Кемнәр килгән кайтарып җибәрү очраклары да бар. Аларны Мәскәүдән килгән егетләр дип әйткән иделәр. Сурәтләрен телевизордан күрсәттеләр. Алар хакимият бинасында Русия әләме тагып йөргән", ди Бәширов.

Аның сүзләренчә, халыкның күпчелеге Русиягә кушылу өчен түгел, ә тормышлары рәтләнсен өчен ниндидер үзгәрешләр таләбе белән урамнарга чыга.

"Бездә кануннарны язучылар да һәм шулай ук кануннарны яклаучылар бик коррупцияләшкән дип әйтергә була. Халык арасында төрлесе: үзенең җәберләнгәнен сизеп, дөреслек эзләп, һәм кеше артыннан ияреп, шулай ук акчага сатылып чыкканнары да бар. Халык Украинада федератив өлкәләр төзеп, үзләре эшләп тапкан акчаны үзләрендә калдырып тормышны яхшырту ягында. Халык киләчәктә булачак президент сайлауга чыкканнарда кәнәфигә генә менеп утыру максаты булмасын, ә халык өчен эшләү максаты булсын дип тели. Дөреслек кирәк, дөреслек булса буталыш булмас иде дип уйлыйм", ди Бәширов.

Ул Харьковта яшәүчеләрнең Русиядәге тормышның ничек икәнен яхшы белүләрен әйтә. "Андагы коррупцияне дә беләбез. Бездә демократия көчлерәк. Мәскәүдә демократия дигән сүз кәгазьгә генә язылган. Урам чараларына чыккан йөзләгән кешене ничек итеп автобусларга төяп алып киткәннәрен күрәбез", ди Бәширов.
XS
SM
MD
LG