Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Генераль секретаре Русияне "тарихи ялгыш" ясаудан кисәтте


НАТО Генераль секретаре Андрес Фог Расмуссен Русияне Украинаның көнчыгыш өлкәләренә ниндидер юллар белән басып керү "тарихи ялгыш" булачак дип кисәтте. Аның сүзләренчә, Украина чик буйларына дистә меңнәрчә Русия хәрбие тупланган.

Сишәмбе Парижда чыгыш ясап Расмуссен, Русиянең алга таба да Украина эшләренә тыкшынуы Мәскәү һәм НАТО мөнәсәбәтләре өчен "авыр нәтиҗәләргә" китерәчәк һәм Русияне халыкара изоляциягә этәрәчәк, дип белдерде.

Русия Кырымны үзенә кушкач НАТО Мәскәү белән хезмәттәшлеген туктатты һәм Украина белән чиктәш, Төньяк альянс берлегенә кергән илләрдә хәрби көчен арттыра башлады. Русия НАТОның баш фатирындагы вәкилләрен чакыртып алды.
XS
SM
MD
LG