Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие дини биналарга газ бәясен төшерүне сорый


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин
Татарстан мөселманнары диния идарәсе рәисе Камил Сәмигуллин Русиядә газ һәм нефть тармагын җайга салу идарәсенә хат юллады, дип хәбәр итә мөфтият матбугат хезмәте.

Мөфти фикеренчә, дини биналарга коммунал түләүләр, аерым алганда газ өчен, җитди проблем булып тора.

Татарстандагы авыл мәчетләренең имамнары әледән-әле бу мәсьәлә белән мөфтигә мөрәҗәгать итеп тора, чөнки газга түләү аларның төп чыгымы, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
XS
SM
MD
LG