Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау гимназиясенә яңа статус бирелде


Татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова укучылары белән
Татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова укучылары белән

Ижау шәһәренең 6нчы санлы гимназиясенә республиканың этномәдәни белем бирү һәм тәрбияләү үзәге статусы бирелде.

Ижау шәһәренең 6нчы санлы гимназиясендә татар һәм катнаш гаиләләрдә үсүче балаларга татар теле нигезләрен өйрәтәләр, тәрбия эшен дә халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре нигезендә алып барырга тырышалар. Гимназиягә республиканың этномәдәни белем бирү һәм тәрбияләү үзәге статусы бирелде. Бу хакта җыелышта республиканың фән һәм мәгариф министры урынбасары Игорь Белозеров җиткерде.

Гимназия унбиш ел дәвамында татар телен укыта, ана теле укытучылары өчен метод үзәк булып тора, милли тәрбия бирүдә берикадәр тәҗрибә туплады. Шуңа мәгариф министрлыгы гимназия мәйданына рәсми рәвештә шундый үзәк статусын бирде диде.

Игорь Белозеров сөйли
Игорь Белозеров сөйли
Игорь Белозеров Удмуртиядә шундый үзәкләрнең икәү генә булуын әйтте. Беренчесе - Кузебай Герд исемен йөртүче удмурт гимназиясе. Анда балаларны удмурт халкы йолалары нигезендә тәрбиялиләр һәм финно-угыр халкы турында да өстәмә белем бирәләр. Икенче шундый үзәк - 6нчы гимназия. Биредә татар телен укыту һәм милли тәрбия бирү күздә тотыла.

Игорь Белозеровтан әлеге статус татар теле дәресләре санын арттыру мөмкинлеге бирәчәкме дип кызыксындык. Хәзер гимназиядә ана теле дәресләре атнасына өч сәгать кенә укытыла. Министр урынбасары, "моны ата-аналар теләге булса хәл итәргә мөмкин, әмма рус теле дәресләре хисабына түгел", дип җавап бирде.

Гөлчәчәк Әхмәтова
Гөлчәчәк Әхмәтова
Шулай ук татар гимназиясенә җәмәгатьчелек Габдулла Тукай исемен бирергә дигән мөрәҗәгать белән чыккан иде. Хәзер рәсми карар булгач, аны хәл итәргә дә мөмкинлек туармы дигән сорауга: “Бу мәсьәләне хәл итү өчен нигез бар, Ижау шәһәр администрациясе белән сөйләшергә кирәк”, диде министр урынбасары.

Гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова, "бу юнәлештә без күптән эшлибез, ул статус булмаса да, гимназия мөмкин кадәр татар телен укыткан мәктәпләргә ярдәм итәргә тырышты, хәзер эшне рәсми рәвештә дәвам итәрбез", диде.
XS
SM
MD
LG