Accessibility links

Казанда "Туфан – Туфан инде ул" фильмы күрсәтелде


Казанда "Туфан – Туфан инде ул" фильмы тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:14 0:00

16 апрельдә Татарстан парламентында журналистларга мәрхүм Туфан Миңнуллин турында документаль фильм тәкъдим ителде. 27 минутлык фильм татар телендә эшләнгән һәм "Туфан – Туфан инде ул", дип атала.

2012 елның 2 маенда вафат булган танылган драматург, Татарстан парламенты депутаты Туфан Миңнуллин турында төшерелгән бу фильмда төп геройны мәрхүм үзе башкара. Фильмда шулай ук Туфан Миңнуллинга карата аның сыйныфташлары, авылдашлары, бергә эшләгән дуслары, Татарстан президенты, Дәүләт киңәшчесе, тормыш иптәше һәм кызының да фикерләренә урын бирелгән.

Фильмның сценариен Туфан Миңнуллинның якын дусты, Татарстан парламенты депутаты Разил Вәлиев язган. Режиссеры – Илдар Матуров. Ел ярым әзерләнгән фильмда мәрхүмнең шәхси архивындагы, "Татарстан-Яңа гасыр" телекомпаниясе һәм Дәүләт шурасы архивларындагы кадрлар да кулланылган.

Фильмны журналистларга тәкъдим иткән чараны депутат Разил Вәлиев белән Илдар Матуров алып барды. Алар икесе дә мәрхүм турында якты истәлекләре белән бүлешеп фильмның ничек әзерләнүе турында сөйләде.

Матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, "Туфан – Туфан инде ул" исемле документаль фильмның премьерасы 24 апрельдә кичке дүрттә Казанның "Мир" кинотеатрында булачак.
XS
SM
MD
LG