Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Хәйруллин Русия думасында иң бай татарстанлы


Русия думасында Татарстаннан депутатлар арасында Айрат Хәйруллин 2013 елда иң күп акча эшләгән. Русия думасының декларацияләр исемлегендә "Эйделвес групп" җитәкчесе Хәйруллин 246,8 миллион сум керем алган дип белдерелә. Өченче елгы кереме 40 миллион сумга кимрәк булган.

Хәйруллин думадагы барлык депутатлар арасында унынчы урында тора. 2012 елгы нәтиҗәләр буенча думада Татарстаннар арасында "Нәфис косметикс" хуҗасы Ирек Богуславский иң бае дип белдерелгән иде. Узган ел ул 82,6 миллион акча эшләгән.
Татарстаннан булган 15 депутатның 10-сы 2013 елда үзләренең керемнәре артуны күрсәткән.
XS
SM
MD
LG