Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Самооборона" Кырымтатар милли мәҗлесе бинасыннан Украин байрагын төшерде


Кырымда үзләрен «самооборона» вәкилләре дип атаучылар Акмәчеттәге Кырымтатар милли мәҗлесе бинасыннан украин байрагын тартып алып аның урынына кырым байрагын элеп куйган.

Әлеге вәкилләргә каршылык күрсәтергә тырышкан өчен мәҗлеснең матбугат сәркатибе Лилия Мөслимова һәм «Кырым» фонды хисапчысына янаганнар. Бу хакта Facebookта Мөслимова яза.

Украин байрагын салдырыга автобуста барлыгы 30лап кеше килгән. Аларга каршы килергә тырышучы хатын-кызларны алар эткәләгәннәр, бу хатын-кызларны яклаучы ир-атны аяктан егып типкәләгәннәр.

Украин байрагын "самооборона" вәкилләре үзләре белән алып киткән.

Украинаның үзбилгеләнгән хакимияте башлыгы Сергей Аксенов Twitterда Кырымтатар мәҗлесен провокаторлыкта һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләде һәм Русия хакимияте белән килешмәүче кырымтатарларга Кырымнан китәргә киңәш итте. "Мәҗлес провокацияләрен дәвам итсә, бу уешманы экстремистик дип атарга кирәк булачак", дип яза Аксенов.
XS
SM
MD
LG