Accessibility links

Чаллы янында поезд белән машина бәрелеште


Куйбышев тимер юлының Тихоново-Чаллы кисәгендә Казан вакыты белән иртәнге 5тә йөк поездына җиңел машина килеп бәрелү нәтиҗәсендә, төрле мәгълүматларга караганда, 12-20 вагон рельстан төшкән. Йөк вагоннары буш булган, дип хәбәр ителә. Юл казасына сәбәпче булган машина бу урыннан качкан.

Яраланучылар юк, тирә-якка зыян булмаган, дип хәбәр ителә. Вагоннарны кире юлга кую өчен 80ләп кеше һәм 12 махсус машина җәлеп ителгән. Җомга көнне Круглое поле-Мәскәү поезды юлга чыкмады. Билет алган юлчылар Чаллыдан автобус белән Казанга, аннан Мәскәүгә юл тотты.
XS
SM
MD
LG