Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Төркия бергә мебель ясарга һәм күркә үстерергә җыена


Апрельнең соңгы көнендә Төркиянең Анталья шәһәрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия ширкәтләре вәкилләре белән очрашып төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында сөйләште.

Atlasjet һава ширкәте һәм Татарстанның туризм комитеты арасында Төркия белән Татарстан арасында туризмны үстерү турында килешү имзаланган. Atlasjet белән хезмәттәшлектә Казан туристлары өчен Төркиягә турлар оештырылачак.

Төркиянең "Кастамону Энтегре" һәм "Алабуга" ширкәтләре бергә мебель ясаячак.

Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән бер төрек эшкуары Татарстан фермерлары белән бергә күркә үстерергә тәләк белдергән.

Татарстан президенты тәкъдимнәрне хуплаган һәм республикадагы оешмаларга хезмәттәшлекне тормышка ашырырга кушкан, дип яза "Татар-информ".
XS
SM
MD
LG