Accessibility links

Төркиядә полиция демонстрантларга каршы газ һәм су кулланды


Истанбулның Таксим мәйданында җыелган активистларны куып таратыр өчен полиция күз яше чыгаручы газ һәм су кулланды.

Узган атнада Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган 1 майда Таксимда урам җыеннары уздырырга рөхсәт бирелмәячәген әйткән иде.

Сулчы төркемнәр активистлары хакимиятләрнең тыюына колак салмаячагын белдерде.

Истанбул урамнарында 40 меңгә якын полиция хезмәткәре тәртип саклый.
XS
SM
MD
LG