Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итү үзәген булдыра


Кырымда матәм җыеннары резолюцияләрен әзерләүче эшче төркем җитәкчесе Недим Хәлилов халыкара оешмаларга, шул санда халыкара мәхкәмәләргә шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр әзерләячәк махсус координация үзәге оештырыла, дип белдерде.

Үзәккә аерым шәхесләр һәм оешмалар керә алачак. Белгечләр хокуклары бозылу турында мөрәҗәгать итүчеләргә шикаятьне халыкара оешмаган җибәрү өчен кирәкле булган мәгълүматне тупларга ярдәм итәчәк. Үзәккә кырымтатарлары гына түгел, хокуклары бозылган һәркем килә ала.

Недим Хәлилов сүзләренә караганда, үзәкне тотар өчен акча да кирәк булачак. Анда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар җыелып беткәч, беренче утырышта ук оештыру мәсьәләләре хәл ителәчәк, дип белдерде Хәлилов.
XS
SM
MD
LG