Бүген төш вакытында Акмәчеттә машинада барган Мәҗлес әгъзасы Абдураман Эгизне "самообороначылар" туктатып документларын сораган. Документларын билгесез кешеләргә күрсәтергә теләмәгән һәм моның өчен полиция чакырырга кушкан Эгизне машинадан чыгарып кыйнаганнар. Аның янында булган дусты боларны телефонга төшерә башлагач, рәсемнәрне сөртергә кушылган. Эгизне Мәҗлес әгъзасы булганын белгәч җибәргәннәр.
"Бу гадәттән тыш хәл Кырымда гадәти була бара", диде Азатлыкка Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вәкиле Али Хәмзин.
Депортацияне искә алу көне якынлашканда Мәҗлес ксенофобик күренешләрнең һәм янауларның тагын да артачагын фаразлый.
Мәҗлес җитәкчлеге Абдураман Эгизгә бүгенге хәлне полициягә хәбәр итәргә кушкан.
Күпмедер вакыт элек үз өенең ишек алдында кыйналган бер кырымтатары бу турыда полициягә хәбәр иткән булса да, полиция аның янына килмәгән.
"Милләттәшебез аның өен сатып алырга теләгән башка бер милләт вәкиле белән бәхәскә керүе аркасында зыян күргән," дип сөйләде дүшәмбе көнне матбугат очрашуында Рифат Чубаров.
Чубаровның үзенә дә "экстремизм эшчәнлеген туктату кирәклеге" турында кисәтү ясалды.
Дүшәмбе көнне Киевта журналистлар белән очрашкан кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев ял көннәре булган хәлләргә аңлатма бирде. Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев 3 май көнне Әрмәни базар (Армянски) чик буе ноктасында Кырымга кертелмәде. Аннан бер көн алда ул Мәскәү аша Акмәчеткә очасы булган. Аны һава аланында паспорт контроленнән үткәрмәгәннәр.
18 май көнне кырымтатарларның Кырымнан сөргенгә куылуының 70 еллыгы искә алыначак. Билгеле булганча, ел саен бу көнне узган матәм җыенына чит илләрдән дә кырымтатар диаспоралары вәкилләре, хокук яклаучылар күпләп килә иде. Быелгы чарада Романия, Төркия, АКШ һәм Европа илләрендә яшәүче кырымтатарларның катнаша алуы шикле, чөнки Кырымның һәм чит илләр белән һава элемтәсе юк. Шулай ук Русия хокук яклаучыларына да Кырымга "йөрмәскә киңәш ителгән", диде Җәмилев.