Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов ветераннарның хәлен белешә

9 май Башкортстанда Җиңүнең 69нчы елы уңаеннан бәйрәм чаралары узды.

Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.

Бәйрәм тынлы оркестр маршы астында тантаналы каравыл башлыгының Рөстәм Хәмитовка тантаналы чараны ачуны белдерүе белән башланды. Республика президенты Мәңгелек утка чәчәкләр салганнан соң Русия һәм Башкортстан гимны яңгырады, бер минут тынлылык урнашты. Артабан байракчылар төркеме, офицер һәм курсантларның тантаналы йөреше узды. Президент ветераннар белән очрашты, аларның хәлен белеште. Рәсми өлештән соң мәдәни чаралар узды.

Башкала коммунистлары Җиңү паркындагы Мәңгелек ут каршында үзләренең чараларын уздырды. Фирка җитәкчеләре ветераннарны котлау чыгышлары ясады, пионерлар шигырьләр укыды.

Ленин мәйданында “Солдат йөрәге” исемле чара, хәрби техника үрнәкләрен күрсәтү оештырылды. “Динамо” стадионы һәм башкаланың Дим районында спорт чаралары, җиңел атлетика ярышы, Җиңү көне уңаеннан эстафета узды. Һәр 12 мәйданда да мәдәни чаралар, сугыш еллары җырлары яңгырады, ветераннарга чәй табыннары оештырылды.

Башкортстанның һәр районы һәм шәһәрендә дә Җиңү көне уңаеннан төрле чаралар узды. Нуриман районында җирдән кул белән этенү ярышлары узды. Йөзәр кешелек төркемнәр күнекмәләр үткәрде. Ярышта 300дән артык кеше катнашты, барлыгы 26 мең тапкыр җирдән этенү ясап, алар үзләренең үткән елгы рекордларын узды. Узган ел нуриманнар 25 мең тапкыр җирдән этенә алган иделәр.

Уфада Җиңүнең 69 еллыгы билгеләнде

Балаларның ветераннарны мәңгеләштерү чигүләре
1/13 Балаларның ветераннарны мәңгеләштерү чигүләре
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Этләр һәм солдатлар чыгыш ясар вакытларын көтә
2/13 Этләр һәм солдатлар чыгыш ясар вакытларын көтә
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Ветераннар
3/13 Ветераннар
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Тантаналы йөреш
4/13 Тантаналы йөреш
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Бәйрәмдә катнашучылар
5/13 Бәйрәмдә катнашучылар
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Каравыл башлыгының президентка хисабы
6/13 Каравыл башлыгының президентка хисабы
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Рөстәм Хәмитов ветераннарның хәлен белешә
7/13 Рөстәм Хәмитов ветераннарның хәлен белешә
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Фронт чәркәсен күтәрү
8/13 Фронт чәркәсен күтәрү
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Коммунистлар чыгышы
9/13 Коммунистлар чыгышы
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Өйрәтелгән этләр чыгышы
10/13 Өйрәтелгән этләр чыгышы
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Мәдәни чара
11/13 Мәдәни чара
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Котлау кабул иткән ветераннар
12/13 Котлау кабул иткән ветераннар
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Кадет мәктәбе укучылары йөреше
13/13 Кадет мәктәбе укучылары йөреше
Уфада 12 мәйданда бәйрәм чаралары узды. Иң төп чаралар Җиңү паркында үтте. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми җитәкчеләр катнашты.
Previous slide
Next slide

Кырымның Карасубазар районы ветераннарына Җиңү бәйрәменә Башкортстаннан бүләкләр тапшырылды. Бу Башкортстанның әлеге районга ярдәм итү турында килешү нигезендә эшләнде. Элегрәк хәбәр итүебезчә, Кырым районнарына куратор итеп Русия төбәкләре беркетелгән иде. Сигезәр килолы бүләк тартмаларын ветераннарга Кырым укучылары тапшырган. Аларда киемнәр, азык-төлек һәм Башкортстан президентының котлау открыткасы салынган.

Икенче Ватан сугышына Башкортстаннан 700 меңгә якын кеше китеп, шуларның 300 меңгә якыны сугыш кырларында ятып калган. Бүгенге көндә республикада алты меңгә якын ветеран яши. Соңгы биш елда гына да аларның саны сигез меңгә кимегән.
XS
SM
MD
LG