Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Миркасыйм Госмановның тууына 80 ел тулуга халыкара конференция була


Миркасыйм Госманов
Миркасыйм Госманов
27-29 майда Казанда тарихчы-галим Миркасыйм Госмановның тууына 80 ел тулуга багышланган “Төрки-мөселман дөньясы: тәңгәллек, мирас һәм өйрәнү юллары” дип аталган халыкара фәнни конференция булачак.

Алтын Урда һәм аның мирасы, төрки-татар цивилизациясе, Шәрык чыганаклары мәсьәләләре, китап традициясе һәм татар әдәбияты, татар дини фикере һәм Русиядә мөселман дини институтлары, татар халкының мәдәни мирасы һәм милли-мәдәни үзәкләренә багышланган чыгышлар, түгәрәк өстәлләр булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Конференциядәге чыгышлар аерым китап итеп бастырылачак.

70 яшьлеге уңаеннан Азатлыкка Миркасыйм Госманов Русиядәге милли вәзгыятьнең дә, илдәге сәясәтнең дә дөрес түгеллеген ачыктан-ачык итеп әйткән иде.

“Минемчә, менә шулай билгеләнгән план белән барса, Русияне әйбәт нәрсә көтми. Торгынлык барлыкка киләчәк һәм ахыр чиктә бу мәсьәлә конфликтлар белән хәл ителәчәк. Аның өчен халыкның ризасызлыгы бераз өлгереп җитәргә тиеш. Хәзер дә аның кайбер сыйфатлары күренә башлады.

Мәскәү һәм Питербурдагы урам йөрешләре очраклы түгел. Хикмәт шунда, бездә демократик җәмгыять төзибез дип, беркадәр анархистик җәмгыять булдыруга таба киттек”, дигән иде галим.
XS
SM
MD
LG