Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Азаплаулар киң таралган күренеш булып кала


Amnesty International төрле илләрнең азаплауларны бетерү турында килешүенә карамастан бу киң таралган күренеш булып кала дип белдерә һәм азаплауларга каршы көрәш башлый.

БМОның Азаплауларга каршы конвенциясе булдырылуга өч дистә ел үткәннән соң да дөньяның төрле урыннарында азаплаулар гадәти хәл булып кала. Кеше хокукларын яклаучы халыкара оешма Amnesty International азаплаулар турындагы хисабында шул турыда белдерә.

12 майда бу оешма "Азаплауларны туктатырга" исемле дөньякүләм чара башлады. Көрәш азаплауларга каршы гына түгел, башка төрле тиешсез мөгамәләләргә каршы да алып барылачак.

Amnesty International хөкүмәтләрне бу мәсьәләдә икейөзлелек күрсәтүдә гаепли. Алар бер яктан азаплауларны канун белән тыя, икенче яктан үзләре азаплаулар белән шөгыльләнә, диелә.

Шушы чара кысаларында оешма үз игътибарын Үзбәкстанга да юнәлткән һәм бу илдә азаплаулар бик киң таралуга карамастан, моның өчен җәзага тарту очракларының бик аз булуын әйтә.

Amnesty International белдерүенчә, еш кына мәхкәмәләр азаплаулар аркасында танылган гаепләүләрне дәлил буларак кабул итә. Азаплаулар турында шикаять итү ул азаплауларның тагын да көчәюенә генә китерә ала, диелә. Оешма Үзбәкстандагы тәртип саклау оешмаларында кыйнау, буу һәм көчләү кебек күренешләрнең киң таралган булуын белдерә.

Джон Далһуисен
Джон Далһуисен
Amnesty Internationalның Европа һәм Үзәк Азия програмы җитәкчесе Джон Далһуисен Үзәк Азиядә азаплаулар кулланылмаган бер генә ил дә юк, ди. Далһуисен әйтүенчә, Үзәк Азия илләрендә азаплаулар өчен җавапка тартылмау нормаль хәл, азаплаулар турында шикаятьләр тиешенчә һәм бәйсез рәвештә тикшерелми.

Бигрәк тә тыелган исламчы төркемнәр әгъзалары дип шикләнелгән кешеләрнең Үзәк Азиядә һәм Русиядә азаплауларга дучар булу куркынычы зур, диелә.

"Төньяк Кавказда азаплау тәртип саклау оешмаларының төп ысулларыннан берсе, берәр кораллы төркемгә бәйле рәвештә кулга алынганнарның азаплауларга дучар булачагы шиксез диярлек, һәм мәхкәмәләр бары тик азаплаулар аша алынган дәлилләргә генә диярлек нигезләнә", ди Далһуисен.

Элекке совет илләреннән Украина гадәти җинаять эшләренә бәйле тикшерүләрдә азаплауларны иң нык кулланучы ил буларак күрсәтелә. Мондый азаплаулар еллар дәвамында документальләштерелеп килгән һәм андый хәлләр елына йөзәрләп, меңәрләп теркәлгән.

Күп кенә элекке совет илләрендә коррупцион һәм акча кытлыгы кичерүче полиция хезмәткәрләренең азаплауларны җиңел генә үзләренә кирәкле дәлилләр алу өчен генә түгел, акча каеру өчен дә куллануы турында языла хисапта.
XS
SM
MD
LG