Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт секретаре ярдәмчесе: Русия пропагандасы дөреслеккә туры килми


Ричард Стенгел Киевта
Ричард Стенгел Киевта
АКШ Дәүләт секретаренең җәмәгатьчелек дипломатиясе урынбасары Ричард Стенгел фикеренчә, Русия пропагандасының көче һәм эффектлыгы, үз карашын җиткерүе күп очракларда хакыйкатькә һәм дөреслеккә туры килми.

“Безгә моңа каршы тору һәрвакытта кыен, чөнки без хакыйкатькә, дөреслеккә һәм реальлеккә тугры калырга тиеш. Уйлавымча, барыбер хакыйкать җиңәчәк, әмма әлегә эшләр кыен бара”, диде Стенгел.

Русия мәгълүмат чараларының ничек эшләвенә аңлатма биреп ул, “бу системада эшли алу өчен, сез алдан ук билгеле идеологик карашта булырга, ә аннан соң, дөресме, әллә ялганмы теләсә нинди дәлилне аңа бәйләргә тиеш буласыз”, диде.

Аның фикеренчә, бәйсез мәгълүмат чаралары вакыйгаларга реаль карый һәм аларны ничек бар, шулай яктырта. “Әгәр безгә кайвакыт ошамаса да, хәтта килешмәсәк тә без моны хуплыйбыз”, ди Стенгел.

Стенгел сишәмбе көнне Киевта булды һәм Украина иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.
XS
SM
MD
LG