Бүген Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы ачыла. Татар конгрессы һәм "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы белдерүенчә, җыенга 400дән артык кунакның килүе расланган. Аларның 90нан артыгы чит илләрдән, 200ләп кеше Русия төбәкләреннән һәм 100дән артык кунак Татарстанның үзеннән.
Беренче көнне ханымнар Казанның татар мәктәпләре тәҗрибәсе белән таныша һәм Казан Кирмәнен карый. 16 май көнне Камал театрында пленар утырышта чыгышлар һәм фикер алышулар көтелә. Утырыш нәтиҗәсендә хатын-кызларның үз төбәкләрендә оешмаларын төзеп мәгариф һәм хәйрия эшчәнлеген арттыру максатларын билгеләгән карарлар кабул ителер, дип көтелә.
Корылтай "Сөембикә" журналының 100 еллыгына багышланган кичә белән тәмамлана.