Accessibility links

Кайнар хәбәр
Яңгырлы көн булуга карамастан Акмәчет бистәсенә җирле мәчет янындагы мәйданга матәм чарасына 10 меңләп кеше җыелды.
Яңгырлы көн булуга карамастан Акмәчет бистәсенә җирле мәчет янындагы мәйданга матәм чарасына 10 меңләп кеше җыелды.

Сөргенгә 70 ел. Матәм чаралары

18 май кырымтатар халкының Сталин кушуы белән сөргенгә җибәрелүенә 70 ел тулды. Азатлык бу вакыйга уңаеннан Кырымда һәм башка урыннарда узган чараларны яктырта.

15:32 15.5.2014
Чатыр-даг тавына күтәрелү
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

Сөргеннең 70 еллыгы уңаеннан матәм чаралары 10 май Чатыр-дагка күтәрелүдән башланды. Кырымтатар мәҗлесе, Милли көрәш федерациясе һәм яшьләр оешмалары оештырган чарада ике меңләп кеше катнашты.
15:57 15.5.2014
15 май Русия полициясе Мәҗлеснең тышкы эшләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзиннең Бакчасарайдагы йортында тентү башлады.

18 май үтәчәк Матәм җыены алдыннан полициянең Акмәчеткә дистәләрчә автозак китерүе хәбәр ителә.
17:13 15.5.2014
Сталин кушуы белән 1944 елның 18 маенда Кырымнан тулысынча сөрелгән кырымтатар халкының бер улы Али Алиев Азатлыкка үзе күргәннәрне сөйләде. [ВИДЕО]
Кырымтатар Али Алиевнең сөрген хатирәләре
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:45 0:00
18:31 15.5.2014
Бүген Акмәчетнең "Кырымтатар сәнгать музеенда" кырымтатарлары депортациясенең 70 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады. НКВД мәгълүматларына күрә, 1944 елның 17-18 май көннәрендә Кырымнан 191014 кырымтатары куыла, шушы кешеләрнең 46 проценты депортациянең беренче елында вафат була.​
19:00 15.5.2014
Кырымтатар мәҗлесеның тышкы бәйләнешләр бүлеген җитәкләүче Али Хәмзин Азатлыкка интервьюда 15 майда үз өендә, бер көн алдарак кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев һәм башка активистлар өйләрендә булган тентүләрнең максаты – Кырымтатар мәҗлесен юк итү булырга мөмкин дип исәпләвен белдерде. [ВИДЕО]
Али Хәмзин: "Бу тентүләр әле башы гына"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00
19:26 15.5.2014
Кырымтатарлар сөргенгә җибәрелүнең 70 еллыгын 18 майда Кырым башкаласы Акмәчеттә зур матәм чарасы белән искә алырга җыенганда шәһәр урамнарына ОМОН көчләренең күпләп китерелүе күзәтелә. Полиция көчләре Акмәчетнең үзәк мәйданында һәм аның янындагы урамнарда туплана. Полиция машиналарыннан тыш шәһәргә БТРлар да китерелгән. [ВИДЕО]
Акмәчет урамнарын ОМОН көчләре биләп алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:59 0:00
03:44 16.5.2014
Бакчасарайдагы "Ларишес" музеенда кырымтатар сөргененең 70 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Анда Кырымда яшәүче рәссам Виктор Сорокинның "Хәтер елавы" исемле рәсемнәр тәлгәше тәкъдим ителә. [ВИДЕО]
Бакчасарайда сөргенгә багышланган күргәзмә ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:51 0:00
13:38 16.5.2014
Кырымтатарлар сөргененең 70 еллыгы алдыннан Кырымның үзешчән хакимияте күп кеше катнашкан бөтен чараларның тыелачагын белдерде. Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәлял Азатлыкка белдерүенчә, бүген төштән соң Мәҗлес чираттан тыш утырыш үткәрә.

дәвам

XS
SM
MD
LG