Accessibility links

Кайнар хәбәр
Яңгырлы көн булуга карамастан Акмәчет бистәсенә җирле мәчет янындагы мәйданга матәм чарасына 10 меңләп кеше җыелды.
Яңгырлы көн булуга карамастан Акмәчет бистәсенә җирле мәчет янындагы мәйданга матәм чарасына 10 меңләп кеше җыелды.

Сөргенгә 70 ел. Матәм чаралары

18 май кырымтатар халкының Сталин кушуы белән сөргенгә җибәрелүенә 70 ел тулды. Азатлык бу вакыйга уңаеннан Кырымда һәм башка урыннарда узган чараларны яктырта.

22:58 17.5.2014
Акмәчет үзәгендә хәрбиләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:19 0:00
Кырымтатар мәҗлесе 18 майда Акмәчеттә зур җыен үткәрүдән баш тартуга карамастан, шимбә көнне шәһәр үзәге ОМОН көчләре һәм хәрби машиналар белән тулган иде. [ВИДЕО]
01:58 18.5.2014
Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев тыюларга карамастан ватандашларын Сөрген көнендә хокукларын яклап мәйданга чыгарга чакырды. Совет чорында да безгә күп нәрсәне тыйдылар, диде ул. Хәзер Киевта булган Җәмилев бу юлы халык белән бергә була алмавына үкенеч белдерде. [АУДИО]
02:38 18.5.2014
Русия ОМОНы 18 майга әзерләнә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00
Кырымтатарларның Сөрген көне алдыннан Русиянең махсус көчләре Акмәчетнең Ленин мәйданында күрсәтмә күнегүләр үткәрде. [ВИДЕО]
10:47 18.5.2014
Акмәчеттә "Йөрәгеңдә ут кабыз" чарасы үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:29 0:00
Шимбә көнне Акмәчетнең Акмәчет бистәсендә "Йөрәгеңдә ут кабыз" дип аталган чарада 500ләп кырымтатар катнашты. Кырым “хакимиятенең” тыюы аркасында Ленин мәйданында үтәсе чараны оештыручылар Акмәчет бистәсенә күчерде. [ВИДЕО]
Шәм яндыру чарасында каршылык
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00
Шимбә көнне Акмәчет бистәсендә сөргенең 70 еллыгы уңаеннан шәм яндыру чарасында полиция белән бер катнашучы арасында каршылык чыкты. Бер ир кеше җирле мәчет янындагы мәйданга матәм тасмасы тагылган украин байрагы белән килде. Әлеге хәл хокук яклаучыларда канәгатьсезлек уятты. Алар байракны алуны таләп итте, әмма ир кеше үзенең Украина ватандашы булуын һәм украин байрагы Русия кануны нигезендә тыелмавын әйтте. Ун минут дәвам иткән сүз көрәштерүдән соң, полиция вәкиле бернинди нәтиҗәгә ирешмичә китеп барды.
11:00 18.5.2014
Акмәчет өстендә хәрби боралаклар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:36 0:00
Якшәмбе иртәсендә кырымтатарлар яшәгән бистәләр өстендә хәрби боралаклар оча. Акмәчет үзәген Русия ОМОНы камап алган. Кырым "хакимияте" тыюы аркасында Ленин мәйданында үтәсе Матәм җыены башка урынга күчерелде. [ВИДЕО]
11:36 18.5.2014
Бакчасарайда матәм чарасында боралаклар тавышы аркасында чыгыш ясаучыларны ишетеп булмый дип зарланалар. "Боралаклар туктаусыз әйләнеп йөри. Берни ишетелми. Путин белән очрашуга баручылар шул хакта килеште микән? Кайда безнең Казандагы "кардәшләр", дип яза Facebookта Nadj Femi.
12:01 18.5.2014
Акмәчетнең Салгир паркында һәм тимер юл вокзалы янындагы паркта сөрген корбаннары рухына дога кылынды. Анда берничә йөз кеше катнашты. 1944 елда сөргенгә җибәрү өчен барлык кырымтатарларны шул тимер юл вокзалына алып килгән булганнар. Хәзер анда истәлек ташы куелган.
14:50 18.5.2014
Кырымтатар сөргененең 70 еллыгын Мәскәүдә дә искә алганнар..

дәвам

XS
SM
MD
LG