Accessibility links

Кайнар хәбәр

Али Хәмзин: "Бу тентүләр әле башы гына"


Али Хәмзин: "Бу тентүләр әле башы гына"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

Кырымтатар мәҗлесеның тышкы бәйләнешләр бүлеге башлыгы Али Хәмзин кырымтатар җитәкчеләренең өйләрендә узган тентүләрнең төп максаты – Кырымтатар мәҗлесен юк итү булырга мөмкин, ди.

Кырымтатар мәҗлесеның тышкы бәйләнешләр бүлеген җитәкләүче Али Хәмзин Азатлыкка интервьюда 15 майда үз өендә, бер көн алдарак кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев һәм башка активистлар өйләрендә булган тентүләрнең максаты – Кырымтатар мәҗлесен юк итү булырга мөмкин дип исәпләвен белдерде.

"Барлык бу фактлар әле башы гына, төп максат – безнең милли үзидәрә оешмабызны, мәҗлесне авызлыклау, ә бәлки хәтта юк итү дә", диде Хәмзин.

Аның әйтүенчә, тентүне Русия тикшерү комитеты һәм ФСБ вәкилләре үткәргән. Али Хәмзин, янәсе, террорчылык эшчәнлегенә бәйле булуда шикләнелә.

Али Хәмзин эш сәфәре белән Киевта булу сәбәпле тентү вакытында өйдә хатыны, балалары һәм биш оныгы гына булган. Алар бик нык куркып калган.

"Киләчәктә минем өемдә террор эшчәнлегенә бәйле булуымны раслаучы дәлил буларак кулланылырга мөмкин берәр әйбер табылмаячагын беркем дә ышаныч белән әйтә алмый, берәр шартлагыч матдә, патрон, наркотик яки башка әйбер "табылырга" мөмкин. Бүген Русия хакимиятләренең кырымтатарлар, мәҗлес һәм Кырымтатар халкы корылтае белән менә шундый рәвештә "диалог" алып баруы күренә", диде Хәмзин.

Али Хәмзин әйтүенчә, 18 май – Кырымтатар халкының үз җиреннән сөрелүенә 70 ел тулу алдыннан нормаль кеше мондый мәсхәрәләргә, провокацияләргә бармас иде.

Кырымтатар мәҗлесенең тышкы бәйләнешләр бүлеге башлыгы кырымтатар халкына куркыныч янавын белдерде һәм Русиягә дә, Украинага да мөрәҗәгать итәргә, кырымтатар халкының иминлеге мәсьәләсенә багышланган аерым халыкара форум үткәрергә кирәк дип исәпләвен әйтте.

Бакчасарай шәһәр шурасы депутаты Мустафа Мустафаев фикеренчә, чынлыкта тентү кырымтатарларны сөргенгә җибәрүнең 70 еллыгын искә алу алдыннан куркыту максаты белән оештырылган.

18 майда үтәчәк хәтер көне алдыннан Акмәчеткә ОМОН көчләренең күпләп китерелүе күзәтелә. Полиция көчләре Акмәчетнең үзәк мәйданында һәм аның янындагы урамнарда туплана. Полиция машиналарына өстәп шәһәргә БТРлар да китерелгән. Хәтер көненә Акмәчеттә дистәләрчә мең кырымтатар җыелырга мөмкин.
Акмәчет урамнарын ОМОН көчләре биләп алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:59 0:00
XS
SM
MD
LG