Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар хатын-кызлары сәясәткә тәэсир итәрдәй көч була аламы?


Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:40 0:00

Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы ачылды

Азатлыкка фикер белдерүчеләр татар хатын-кызлары оешып, сәясәткә йогынты ясардай, милли мәнфәгатьләрне саклардай көч була ала дип саный.

Казанда 15 майда татар хатын-кызларының дөньякүләм форумы башланды. Дөньяның 19 иленнән 400дән артык делегат катнашкан бу ике көнлек чара планына күз салсаң, җитди сөйләшүләргә биш сәгать чамасы гына вакыт каралган. Калган вакытларын ханымнар мәгариф учакларының эшчәнлеге, Казан Кирмәне, күргәзмәләр белән танышып, театр карап һәм "Сөембикә" журналының юбилеенда катнашып үткәрәчәк. Форумда милли гореф-гадәтләрне данлауга, мәдәни чараларга зур игътибар бирелгәнлеге күренеп тора.

Бу утырыш нәтиҗәсендә хатын-кызларның үз төбәкләрендә оешмаларын төзеп, мәгариф һәм хәйрия эшчәнлеген арттыру максатларын билгеләгән карарлар кабул ителер дип көтелә.

Гадәттә, зур милли чаралардан соң телне үстерергә, гореф-гадәтләрне торгызырга дигән гомум сүзләрдән торган резолюцияләр языла. Ә инде чираттагы корылтайда, форумнарда телнең күпме һәм ни рәвешле торгызылганлыгы, гореф-гадәтләрне дә ни рәвешле һәм кайларда саклауга ирешелгәнлеге турында хисап тотылмый.

Мәскәү Кремле милли мәнфәгатьләрне кысу сәясәте алып барган вакытта мондый форумнарда гадәттә кискен сүзләр әйтелми, толерантлык кына мактала.

Милли, дини кысулар дәвам иткәндә татар хатын-кызлары оешып, моңа карата үз сүзен әйтердәй һәм җәмгыятькә тәэсир итәрдәй бер көчкә әйләнә аламы? Азатлык әнә шул сорауга җавап эзләде.

Алсу Хәсәнова, "Ватаным Татарстан" газетының әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе:

Алсу Хәсәнова
Алсу Хәсәнова
– Мин татар хатын-кызлары оешып, йогынты ясардай көч була ала дип уйлыйм. Милләтне кыскан саен, ул юкка чыкмый. Мисал өчен, камырны кыскан вакытта бармак араларыннан сытылып чыга бит, милләт тә шулай, күбрәк кыскан саен күбрәк дөньяга чыга, дип уйлыйм мин.

Хатын-кызлар хәрәкәтендә хәзер активлык сизелә. "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кәдрия Идрисова хатын-кызларны җанландыру эшен башлап җибәрде. Бәлки кемнәрдер моны булмастай эш дип уйлыйдыр, ә мин булачагына ышанам.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрованы алыйк, ул да эшмәкәрләр белән уртак проектлар төзеп эшләр башкара, аларны берләштерергә тели. Бездә актив хатын-кызлар бар. Андыйлар калкып чыгып, үзләре тирәсенә хатын-кызларны туплый ала.

Хатын-кызларны ир-атларга караганда көчлерәк диләр бит. Әмма безнең хатын-кызларның эшчәнлеге бүген башлангыч дәрәҗәсендә генә, сәяси көч булырга бик ерак. Шулай да, паспортка фотога төшкәндә мөслимәләрнең яулык ябуы мәсьәләсен хәл иткәндә хатын-кызларның көче нык сизелде. Әлмирә апа Әдиятуллина кайларга гына җитмәде, аның сәяси көче булды дип уйлыйм мин. Кол Шәриф янындагы сыра сатучы кафены да алып аттырдылар. Ул вакытта хатын-кызлар үҗәтлек белән барыбер теләкләренә, үз дигәннәренә ирештеләр. Мин алга таба татар хатын-кызлары оешып бер сәяси көчкә әйләнер дип ышанам.

Хәзер Кырымны карагыз. Кырымтатарлар анда сан ягыннан күп түгел, ләкин алар безгә караганда көчлерәк тә. Минем таныш кызлар бар анда, алар үзләренең университетларында кырымтатар факультетын саклап калганнар. Ә без шуны бетерүгә юл куйдык. Мин бу мәсьәләләрдә кырымтатарлар белән горурланам.

Резедә Сафиуллина, филология фәннәре кандидаты, Тарих институты галимәсе:

Резедә Сафиуллина
Резедә Сафиуллина
– Хатын-кыз оешмалары бар, лидер булырдай җитәкчеләр дә бар, әмма вазгыятькә, алда торган проблемнарга системалы караш җитми. Мөселман хатын-кызларга килсәк, аларда күбрәк кием, күлмәк чүпрәк мәсьәләсе күтәрелә. Гаилә һәм тәрбия мәсьәләләре күтәрелсә, ярар дияр идең әле ул.

Хатын-кыз сәяси яктан да, икътисади яктан да, иҗтимагый яктан да үз дөньясы белән генә яши алмый. Боларның барсына да тулаем системалы караган оешма төзү кирәк. Хәзер бик четерекле һәм катлаулы заман, бер юнәлештә генә эшләп уңышка ирешү, ни дә булса үзгәртү мөмкин түгел. Универсаль фикерләү кирәк. Бүген хатын-кызлар оешсын өчен әнә шул универсальлек һәм системалылык җитми. Бу ир-атларга да җитми.

Әнә шул дөньяга системалы карамаган өчен хатын-кызлар тәэсир итәрлек оешма булдыра алмый. Безгә күңел киңлеге дә, фикер киңлеге дә җитми, чөнки берсе икенчесе белән эш итә алмый. Бер юнәлешне генә төп юнәлеш итеп алалар да, башка якны оныталар. Кемдер хәйрия, миһербанлык төсмерендәге эшләр белән шөгыльләнә, кемдер матурлык, кием-салым белән мәшгуль, җәмәгатьне клубка җыя, ә кемдер сәяси мәсьәләләргә, иҗтимагый проблемнарга игътибар итә. Әлегеләрнең барсын да аңлап, күңеленә сыйдырган җитәкче кирәк.

Безнең җитәкче булырдай хатын-кызларыбыз бар. Хәзерге оешмаларның җитәкчеләре арасында да бар. Ләкин дәүләт тарафыннан һәм дәүләт таныган иҗтимагый оешмалар, мисал өчен, конгресс тарафыннан да аларга теләктәшлек җитми. Хәзер күбрәк вак-төяк мөнәсәбәтләр өстенлектә.

Бәйсез һәм үз-сүзен туры итеп әйтә ала торган, бөтен проблемнарга, вазгыятькә карата киң фикер йөртә белгән хатын-кыз хәзер җитәкчелеккә кирәкми. Хәзер шәхесләр заманы түгел, хәзер кушканны башкаручылар заманы гына. Сәясәткә дә, җәмгыятькә дә тәэсир итә алырдай оешма төзеп була, аның өчен шәхси мәнфәгатьләребезне, амбицияләребезне генә читкә куя белү кирәк.

Алсу Исмәгыйлева, журналист, маркетинг белгече:

Алсу Исмәгыйлева
Алсу Исмәгыйлева
– Татар хатын-кызлары, теләк булган очракта, йогынты ясарлык хәрәкәт булып оеша ала. Әмма аның өчен бик көчле ханымнарның бергә туплануы кирәк. Бер шарт бар – ул ханымнар дәүләт эшләрендә, йә булмаса дәүләткә якын оешмаларда эшли торган түгел, ә бәйсез булырга тиеш. Бу оешмага уңышка ирешкән эшмәкәрләр, үз фикерен кистереп әйтә алырлык ханымнар керергә тиеш.

Бездә оешканлык сизелми, ләкин кайбер мәсьәләләрдә, мисал өчен хәйриячелектә хатын-кызлар бик тиз оеша. Чыннан да, ниндидер проблемнар булганда аларны хәл итәләр. Мисал өчен, хатын-кызлар тиз генә оешалар да хастаханәләр ябылуга каршы чыгалар, имзалар җыялар, хөкүмәткә хатлар язалар. Хатын-кызлар ирләргә караганда активрак. Мәдәният өлкәсенә килсәк тә, хатын-кызларның оешып эшләгәннәре булды. Мин татар хатын-кызлары бөтенләй оешмыйлар дип әйтмәс идем. Бездә бер эшне эшлиләр дә таралышалар, ә бергә даими эш алып бару юк. Бәлки, даими эш барсын өчен бер башлап йөрүче генә кирәктер.

Лидер төрле катлам хатын-кызлар өчен абруйлы шәхес булырга тиеш. Миңа калса, бездә андый хатын-кызлар бар, мин Римма Бикмөхәммәтованы әйтер идем. Ул тырышкан оракта, көчле итеп эшли ала торган оешма төзи ала һәм үзе артыннан да ияртә ала.

Сәясәткә дә, иҗтимагый тормышка йогынты ясардай оешмага милли җанлы хатын-кызлар керергә тиеш дип уйлыйм мин. Бүген бездә татар милләтеннән булган, әмма милли үзаңы бик үсмәгән хатын-кызлар оешып, ниндидер эшләр алып баралар. Бәлки бу ханымнар белән сөйләшеп, аралашып, аларның күңелен күреп, милли үзаңнарын үстереп, әкренләп милли мәнфәгатьләрне дә кайгыртуга кертеп җибәрсәң, бу иң яхшы юл булачак. Чөнки аларның оешма булып эшләүдә дә, хокукый яктан да тәҗрибәләре бар.
XS
SM
MD
LG