Accessibility links

Тымчук: Русия гаскәрләрен Украина чигенә туплый


Украина чигеннән 100 чакрым ераклыкта урнашкан Русия гаскәрләре Лугански өлкәсенә таба килә башлаган. Бу хакта в Facebook-ка “Хәрби-сәяси тикшеренүләр үзәге” җитәкчесе Дмитрий Тымчук язды. Аның мәгълүматларына күрә, Русия бүлекләренең командирлары “тынычлык урнаштыру операциясе” үткәрү өчен хәрби әзерлектә булырга дигән фәрман алган.

Элгәре, җомгага каршы төндә, Донецки өлкәсенең Мариуполь шәһәрендә Украина Милли гвардиясенең тикшереп үткәрү капкаларына һөҗүм булган дип хәбәр ителде. “5 канал”ның төшерү төркеме дә ут ачуга эләккән. Журналист Ирина Герасимова хәбәр итүенчә, автоматлардан шәһәр ягыннан атканнар. Украин көчләре ягыннан да, журналистлар арасында да зыян күрүчеләр юк.
XS
SM
MD
LG