Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксенов: Кырымтатарларга хөкүмәттә квоталар булмаячак


Сергей Аксенов
Сергей Аксенов
Кырымның янәсе-премьер-министры Сергей Аксенов Кырымда кадрлар сәясәте милли квоталарга түгел, ә куелган хезмәткә карап бәяләнәчәк, дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Кырымтатарлар һәм башка милләт вәкилләре хакимият органнарына һөнәри осталыклары нигезендә алыначак. Кырымтатарларның Корылтае һәм Мәҗлес рәсми теркәлү узганда һәм Кырым хакимиятләре белән хезмәттәшлек иткәндә генә легитим булачак”, ди Аксенов.

Ул кырымтатарларны милли нигездә кысырыклау турындагы белдерүләрне кире какты.

Кырымтатарларның илләреннән сөрелүләренә 70 ел тулу чаралары алдыннан янәсе-хакимият 6 июньгә кадәр күп кеше катнашкан чаралар үткәрүне тыйды.

Кырымтатарлар Акмәччет авылы кырыенда матәм чарасы үткәрергә мәҗбүр булды.
Бу чарада кырымтатарлар резолюция кабул итте һәм анда кырымтатарлар тарихи ватаннарында үзбилгеләнү өчен Кырымга милли-территориаль автономия статусы бирү таләбе куйды.
XS
SM
MD
LG