Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур форумына эре халыкара ширкәтләр җитәкчеләре килмәгән


Петербурда бүген халыкара икътисади форум ачыла. Аны "Рус Давосы" дип атыйлар. Быел әлеге җыен Русия белән көнбатышның Украина аркасында аралары суынган чорга туры килде. Кайбер көнбатыш ширкәтләре форумга җитәкчеләре урынына түбәнрәк дәрәҗәдәге вәкилләрен җибәргән.

Goldman Sachs, PepsiCo, Morgan Stanley, Visa, Citigroup кебек эре ширкәтләрнең җитәкчеләре җыенда катнашмый. Германиянең Siemens концерны җитәкчесе Джо Кезер Петербурга сәяси сәбәпләр аркасында бармавын белдерде.

Петербур губернаторы Георгий Полтавченко хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә җыенда 146 халыкара һәм Русиянең 450 ширкәте, 62 илдән 109 рәсми вәкилнең катнашуы билгеле. Форум кысаларында 25ләп килешүгә кул куелачак, дип көтелә.

Быел "Рус Давосы" "Үзгәрешләр дәверендә ышанычны арттыруга" багышлана. Аның беренче утырышын 23 май Русия президенты Владимир Путин ачар, дип көтелә.

Җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге бер төркем эшкуарлар да килде. Аларның Мәскәү белән Казан арасында югары тизлекле тимер юлы төзелеше проектына анализ ясау утырышында катнашулары көтелә, дип хәбәр итә Татарстан президентының интернет сәхифәсе.
XS
SM
MD
LG