Accessibility links

Кырымтатар мәҗлесе һәм Дөнья татар конгрессы килешү имзалады


Рефат Чубаров һәм Ринат Закиров
Рефат Чубаров һәм Ринат Закиров

Кырымтатар халкы мәҗлесе һәм Дөнья татар конгрессы 2018 елга кадәр хезмәттәшлек килешүе имзалады.

Килешүне дүшәмбе Казанда мәҗлес рәисе Рефат Чубаров һәм конгресс рәисе Ринат Закиров имзалады. Бу чарада Кырым хөкүмәте вице-премьеры Ленур Ислямов та катнашты. Килешү өч телдә кырымтатар, татар һәм рус телләрендә язылган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов конгресс белән килешү имзалаганы өчен мәҗлескә рәхмәт белдерде һәм бу документның "бик мөһим булуын һәм мәсьәләләрне бергә хәл итәргә әзерлеген күрсәтеп торуын" әйтте.

"Хәзер кырымтатарлары язмышы өчен мөһим дәвер һәм шуңа кырымтатарларның ихтыяҗлары перспективалы булырга тиеш. Бүгенге Русиядәге Татарстан тәҗрибәсе сезгә файдага булачак", ди Миңнеханов.

Аның фикеренчә, Кырым үсеше стратегиясендә кырымтатар халкы ихтыяҗларын истә тоту кирәк һәм шуның өчен кырымтатарларына Татарстан белән берлектә федераль үзәктә конструктив диалог булдыру зарур.

Конгресс рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, әлеге килешү нигезендә уртак эшләр планы булдырылачак.

"Килешүнең эшләү механизмы икенче этап. Беренче зур вакыйга булды, икенче этапка күчеп планнарыбызны кора башларбыз. Бу килешүдә үзара хезмәттәшлекнең барлык өлкәләре дә чагыла. Максатлар уртак – телне, мәдәниятне, халыкның милли үзенчәлеген саклау юнәлешендә эшләү һәм ике тугандаш халык өчен бик мөһим булган шушы мәсьәләләрне чишкәндә үзара хезмәттәшлек, үзара фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу турында әйтелгән бу документта", ди Вәлиуллин.

Ленур Ислямов (с), Ринат Закиров, Рефат Чубаров һәм Әхтәм Чигөз
Ленур Ислямов (с), Ринат Закиров, Рефат Чубаров һәм Әхтәм Чигөз
Килешү 22 маддәдән тора. Анда Татарстан һәм Кырымдагы район, авыллар арасында хезмәттәшлек, бер-берсенә сәфәрләр, ике тарафның тарихи бәйләнешләрен тикшерү, тел, тарих, мәдәният өлкәсендә уртак фәнни-гамәли конференцияләр һәм шулай ук милли бәйрәмнәрне бергәләшеп уздыру да күздә тотыла.

Вәлиуллин сүзләренчә, Чубаров үзенең чыгышы вакытында хәзерге вазгыятьтә Кырымтатар мәҗлесенә конгресс туплаган тәҗрибәнең әһәмияткә ия һәм уртак эшчәнлекнең мөһим икәнлеген әйткән.

"Кырымтатар милләтенең шушындый халәттә килүе һәм шушы халәттә яши алуы – ул үзе үк зур батырлык. Зур авырлыклар кичердек, безнең милләт милли горурлыгын да, гореф-гадәтләрен дә, мәдәниятен дә саклап кала алды, диде Чубаров бу очрашуда.

Мин үз ягымнан бу халык бүтәннәрдән бар ягы белән дә аерылып тора дияр идем. Алар, беренчедән, бердәм, икенчедән, эш сөючән, өченчедән, үзләренең туган җирләрен гомерләрендә дә күрмәгән килеш буыннан-буынга Кырымга булган мәхәббәтне саклый алучылар", диде Вәлиуллин.

Әлеге килешү 26 апрельдә – Туган тел көнендә имзаланыр дип көтелгән иде. Ул чакта мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Казанга килмәү сәбәпле әлеге эш кичектерелде.
XS
SM
MD
LG