Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар килешү имзаланмауны төрлечә аңлата


Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров

Кырымтатар мәҗлесе һәм Татар конгрессы арасында көтелгән килешүнең имзаланмавы мәҗлес рәисе Рифат Чубаровның Казанга килә алмавы белән дә, кырымтатарларның башта Русия белән иң югары дәрәҗәдә килешергә теләве белән дә аңлатыла.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәис урынбасары Ринат Вәлиуллин әйтүенчә, Кырымтатар мәҗлесе белән хезмәттәшлек турында килешү кырымтатар вәкилләренең бу көннәрдәге Казан сәфәре вакытында имзаланмаса да, бераз соңрак имзаланачак. Вәлиуллин Азатлыкка: “Күптән түгел Кырымда булганда Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров белән бу турыда сөйләштек, ул мөмкинлек табып Казанга киләчәген һәм шунда килешүне имзалаячагын белдерде”, диде.

Моны Кырымның Сергей Аксенов җитәкчелегендәге үзешчән хөкүмәтенең рәис урынбасары вазифаларын башкаручы Ленур Ислямов та раслады. Ислямов шимбә көнне Тукай һәйкәленә чәчәк салганнан соң Азатлык соравына җавап биреп "Килешүгә кул куелмады. Ни өчен дигәндә, рәисебез Рифат Чубаров килмәде. Шуңа күрә без кайбер мәсьәләләрне хәл итә алмадык. Килер. Мин аны әле киләчәк дип беләм", диде.
Ленур Ислямов Татар конгрессы белән килешү турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:21 0:00

Элегрәк хезмәттәшлек килешүенең 26 апрельдә имзаланачагы игълан ителгән иде.

Кырымтатар мәҗлесендә тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы Али Хәмзин Чубаровның Казанга килә алмавын Азатлыкка Кырымдагы вазгыятьнең киеренкеләшеп китүе белән аңлатты.

Али Хәмзин
Али Хәмзин
"Тәкъдим ителгән килешү үзе бик яхшы иде, әмма хәзер безнең башка бик күп мәсьәләләр туды. Кырымда вазгыять катлаулы. Безнең юлбашчыбыз Мостафа Җәмилевны persona non gratа дип игълан итү, Чубаровка янаулар бара. Ул сүзләр ниндидер аерым кешеләрдән түгел, ә сенаторлар тарафыннан яңгырый. Бүген бездә кырымтатарлар язмышы өчен борчу тудыра торган сораулар арта. Без бүгенге вазгыятьтә халкыбызга куркыныч яный дип саныйбыз” диде Хәмзин.

Узган атнада кырымтатар вәкилләре Казанга җыенганда Акмәчеттә үзләрен “Кырым самооборонасы” дип атаучы сугышчан төркем Мәҗлес бинасына һөҗүм итте һәм бинага куелган Украина әләмен алып китте.

Нариман Җәлялов
Нариман Җәлялов
Казанга килгән кырымтатар вәкилләре җитәкчесе, Кырымтатар мәҗлесенең рәис урынбасары Нариман Җәлялов исә килешүнең имзаланмавын башкачарак аңлата. Аның әйтүенчә, Башта Русия хакимияте белән мөнәсәбәтләрнең нигезе турында килешергә кирәк. Кырымтатарлар белән Русия җитәкчелеге арасында иң югары дәрәҗәдә килешү булмый торып, башка проектлар турында сөйләшергә әле иртәрәк, диде Җәлялов.

Казан сәфәрен сишәмбе көнне тәмамлаячак кырымтатар вәкилләре Казан татарларына кунакчыллык өчен рәхмәт белдерә, әмма алда торган проблемнарны чишү турында сөйләшү өчен кырымтатар җитәкчелеген шәхсән Русия президенты Владимир Путин чакырырга тиеш дип исәпли.
XS
SM
MD
LG