Accessibility links

"Кырымга сәфәр бер көн эчендә йөгереп чыгу кебек булды"


Алда, сулдан: Венера Якупова ("Казанские ведомости")(с), Фәрит Шаһиәхмәтов ("Татмедиа"), Илшат Әминов (ТНВ), Эльвира Әхмәтова, Динә Газалиева, Артем Тюрин ("Татарстан"). Артта, сулдан: Леонид Толчинский ("Татаринформ"), Александр Латышев ("Республика Татарстан"), Ирек Миңнәхмәтов ("Татмедиа"), Искәндәр Әхмәтов, Миңназыйм Сәфәров ("Ватаным Татарстан"), Равил Фәйзуллин ("Татмедиа")
Алда, сулдан: Венера Якупова ("Казанские ведомости")(с), Фәрит Шаһиәхмәтов ("Татмедиа"), Илшат Әминов (ТНВ), Эльвира Әхмәтова, Динә Газалиева, Артем Тюрин ("Татарстан"). Артта, сулдан: Леонид Толчинский ("Татаринформ"), Александр Латышев ("Республика Татарстан"), Ирек Миңнәхмәтов ("Татмедиа"), Искәндәр Әхмәтов, Миңназыйм Сәфәров ("Ватаным Татарстан"), Равил Фәйзуллин ("Татмедиа")

Татарстандагы кайбер мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, "Татмедиа" вәкилләре 22-23 майда Кырымда сәфәрдә булды.

"Ватаным Татарстан" газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров сүзләренчә, бу сәфәр Кырымдагы мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек булдыру өчен оештырылган. Сәфәров Кырым халкында киләчәккә шикләнеп карау барлыгын тойган. ATR телеканалының эш алымнарына сокланган ул. Сәфәров Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Бүрәнә аша бүре куганчы, барып үзең күреп кайту кирәк иде. Татар тотып карамыйча ышанмый, дигән әйтем дә бар. Мин үзем Кырымда беренче тапкыр булдым. Төркемдәге күпләр беренче тапкыр барды дип беләм. Бу безнең чираттагы бер командировка булды. Бу сәфәр турында язып чыгачакмын әлбәттә, җаен туры китереп кешеләрне дә сөйләштерергә тырыштым.

– Баш мөхәрриләр үз теләкләре белән юлга чыктымы, әллә сезне сайлап алдылармы?

– Бу төркемгә теләгән һәркем керде. Бу сәфәр читтән кемнеңдер финанс ярдәме белән оештырылмады, һәркемнең чыгымнарын үз редакциясе каплый.

– Кырымда сезгә кемнәр белән очрашырга насыйп булды?

Миңназыйм Сәфәров
Миңназыйм Сәфәров
– Без Мәскәү аша очтык. Башта Акмәчеткә килеп төштек. Татарстан Бакчасарай районына ярдәм иткәнгә, башта андагы район газеты редакциясенә бардык. Без буш кул белән бармадык, татарча чын күңелдән ярдәм итәргә дип бардык. Бакчасарайда Хан сайралары белән таныштык. Аннан Алуштага барып кундык та Акъярга киттек. Аннары янә Акмәчеткә кайттык.

– Бакчасарай районы газетының хәлләре ничегрәк?

– Ул фәкать рус телендә генә чыга. Мин кырымтатар теленә тәрҗемәсе юкмы дип кызыксынган идем. Безнең Татарстандагы район газетлары белән чагыштырганда тиражы зур түгел. Хәтерем ялгышмаса, 1400 абунәчесе бар.

– Кырымтатар телендә дә газет чыгарырга исәпләре юкмы?

– Бу хакта без дә: "Иң югында кырымтатар телендә дубляж булып нигә чыкмаган", дип әйттек. Безне каршы алучылар арасында кырымтатарлар да бар иде. Ләкин алар ул сорауга җавап бирә алмады. Алар бу мәсьәләне алга таба күтәрерләр инде.

– Акмәчеттә сез кемнәр белән очраштыгыз?

– Анда министрлык вәкилләре, газета редакторлары һәм шул исәптән кырымтатар телендә чыга торган бер-ике редактор да бар иде, алар белән танышу өчен түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрделәр. Анда иркенләп аралашу мөмкинлеге булмады, телефоннар алмаштык, һәркем үзе хакында кыска гына сөйләде. Редакцияләргә барырга исәбебез бар иде, чакырдылар да, әмма вакытыбыз тар булганга, бару мөмкин булмады.

ATRда яшьләр мин эшлим дип янып тора
ATR телевидениесеннән кала башка редакцияләрдә була алмадык. ATRда мин техникасына һәм технологиясенә түгел, ә анда эшләүчеләрнең күзләрендәге нурга сокланып кайттым. Алар, беренчедән, яшьләр һәм мин эшлим дип янып торалар. Эчтәлек һәм эш алымнары ягыннан караганда, безгә өйрәнерлек нәрсәләр дә бар анда.

Мин аларның балалар телевидениесенә дә сокланып кайттым. Үзләре шунда тапшырулар әзерлиләр, үзләре шунда яшиләр, пешерәләр, кырымтатар телендә сөйләшергә мәҗбүрләр. Менә шушылар телне өйрәнүгә этәргеч бирә дигән сүз күңелемә кереп калды. Ә нигә без шулай эшләмибез? Безнең төркемдә "Яңа Гасыр" телевидениесе җитәкчеләре дә бар иде. Балалар шунда катнашса гына телне дә өйрәнәләр һәм тапшырулар кирәкле дип тә санала башлый. Мин менә бу ягына сокландым.

– ATR телеканалы булган вакыйгаларның барсын да, төрле яклап күрсәтә.

– Мин ATRның тапшыруларын карыйм, кызык икәнен беләм һәм объективлык ягыннан да бәялим. Америка ачмадым, анда барганчы да белә идем.

– Ничек уйлыйсыз, бүгенге сәясәттә ATRга киң сулыш белән тапшыруларын алып бару мөмкин булыр микән?

– Фараз кылу начар нәрсә. Әгәр үзеңнең эшләгән эшеңне ышанып башкарсаң, ышанып күрсәтсәң, язсаң, миңа калса, алай эшләү җиңелрәк. Монсын үткәрерләр микән дип күңелеңә шик кертеп әйтү, шунда ук үзеңне шик астына куярга мәҗбүр итә һәм башкаларда да шик уята. Эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, әгәр ышанып сөйләсәң, сине кабул итәләр.

– Акъярда ниниди очрашулар булды?

– Анда безне татар җәмгыяте һәм грек җәмгыяте вәкилләре каршылады. Акъяр рухы белән дә икенчерәк, ул Акмәчеттән аерыла.

– Аерыла дип әйтәсез, татарлык рухы сизелмиме?

– Рух белән аерыла.

– Сәфәр вакытында Кырымтатар халкы мәҗлесе белән очраштыгызмы?

– Юк, андый мөмкинлегебез булмады. Мин бу сәфәр журналистлар белән күбрәк очрашуларны күз алдында тотып оештырылгандыр дип уйладым. Сәфәр бер көн эчендә йөгереп чыгу кебек килеп чыкты. Тирәннән танышу мөмкинлеге булмады, әмма очрашулар күп булды.

– Рәсми оештырылган очрашулардан кала, гади халык белән бүгенге вазгыятькә мөнәсәбәттә сөйләшү мөмкинлеге дә булмадымы?

– Әлбәттә, кырымтатарлар белән дә, казан татарлары белән дә, греклар белән дә сөйләштек. Бу сөйләшүләрдә "Ура, ватанппәрварлык" сизелмәде. Алдагы тормышка шикләнеп, сагаеп карау бар. Әлбәттә, кеше алдагы тормышка тәҗрибәсеннән чыгып карый.
Кеше хәзер шигарләргә генә ышанмый


Заманында кырымтатарлар белән бергә сөрелгән грек абзый безнең белән сөйләшеп утырды. Ул үзенең үзәгенә үткән хәлләр, 90 яшьлек әбисе белән ничек итеп Үзбәкстанга сөрелүе турында сөйләде. Күңелендә хәзерге хәлгә рәнҗү юк, әмма сагаю бар. Миңа калса, мондый халәт Кырымдагы күп кешегә хастыр дип уйлыйм. Хакимият алышынды, тәҗрибәсе булган кеше элек булган вакыйгалар кабатланмасмы, сүздә бер булып, ә гамәлдә икенче төрле булмасмы дип шикләнә. Миңа калса вакыт күрсәтәчәк. Кеше хәзер үзе тотып карамыйча шигарләргә генә ышанмый. Андый заманнар үтте инде.

– Сез Кырымда беренче тапкыр булдым дидегез. Андагы хәлләрне ничек бар, шулай итеп "Ватаным Татарстанда" язып тору актуальме? Журналистларны, кемне дә булса анда командировкага җибәрергә теләгегез юкмы?

– Командировка бик кыйммәткә төшә. Әйтәм бит, без Мәскәү аша бардык. Юллар җайланганчы булмас әле ул. Юллар җайланса, миңа калса, бу кирәк эш. Кырымтатарларны мин без – бер халык, без – бер тел дип саныйм. Заманында безне болай да нык аердылар, якынаерга ирек бирмәделәр. Бер халыкның бәйрәм вакытларында да һәм шулай ук проблемнар булганда да хәл белешүе гадәти хәл булырга тиеш.

– Кырымда "Ватаным Татарстан"га язып тора торган берәр хәбәрче булдырырга җыенмыйсызмы?

– Миңа калса, һәр газет үзенекен булдыра алмас дип уйлыйм. Хәзер Кырымда ТНВ корпунктын ачу турында сүз бара.
XS
SM
MD
LG