Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Украина бераз булса да алга китте"


Украиналылар сайлаудан соң икенче көнгә чыккан матбугат белән таныша
Украиналылар сайлаудан соң икенче көнгә чыккан матбугат белән таныша
Русиянең Украинадагы хәлләргә тыкшыну өчен әле бик күп мөмкинлекләре кала. Әмма сайлаучылар аеруча актив катнашкан президент сайлауда Петр Порошенконың җиңүе Киевның моңа каршы тору мөмкинлекләрен дә арттыра. Азатлык радиосының бу турыдагы сорауларына "The Economist" журналының Русия белгече Эдвард Лукас җавап бирде.

– Украинадагы президент сайлауның төп нәтиҗәсе нинди?

– Бу Русиядәге президент сайлаудан бик нык аерыла торган сайлау булды, чөнки сайлау алды кампаниясе башланганда без кемнең җиңәсен әле белми идек. Бу чын сәяси сайлау булды. Нәтиҗәдә Порошенко Тимошенконы җиңде. Әмма бу демократик илләр өчен гадәти хәл. Моның шулай булып чыгасын без башта әле белми идек. Бу "идарә ителә торган демократия" дип аталган путинист идеягә каршы бик көчле дәлил булды. Бу идарә ителми торган демократия булды.

Икенче мөһим нәрсә – үтә уңнарның җиңелүе. Шулай итеп Украина фашистлар кулында дигән сүзләрнең тулысынча сафсата булуы күренде. Украинаны шоколад җитештерүче егет җитәкли. Шуңа күрә Правый сектор белән Свободаның уңышка ирешмәве Кремльнең Украинаны золым итеп күрсәтүенә каршы бик көчле дәлил булды.

– Илнең көнчыгышында, Донецки һәм Лугански өлкәләрендәге каршылыклар сайлауның легитимлыгына зыян китермиме?

– Алар көнчыгышның бер өлеше генә. Кырымны югалтуны исәпкә алмасаң, зур каршылыклар булган ике төбәктә ил халкының ун проценты яши. Шулай итеп илнең 90 процентында сайлау нормаль узды, 10 процентында зур каршылыклар булды. Әмма югалтылган һәм каршылыклы төбәкләр булуга да карамастан, бу сайлауда катнашу дәрәҗәсе Америкадагы күпчелек сайлаулар белән чагыштырганда да югарырак булды.

Европа стандартларына караганда, катнашу дәрәҗәсе искитәрлек булды. Русиягә хәзер моны Украинада фашистик фетнәнең дәвамы дип атау бик кыен булачак. Тик бу – Украинага яңадан аякка басу өчен зарур булган, әмма җитәрлек булмаган күпсанлы шартларның берсе генә. Икътисадтагы хәлләр коточкыч. Бик мөһим конституцион мәсьәләләрне чишәсе, яңа парламент сайлыйсы бар. Аннан соң нәтиҗәле хөкүмәт төзеп карарга кирәк булачак. Шуңа күрә бу сайлау – әле беренче адым гына.

Украина нык алга китте дип әйтеп буламы?

Эдвард Лукас
Эдвард Лукас
– Минемчә, алар бераз гына алга китте. Алар чигенешне кирегә борды. Ике ай элек алар Мәскәү Кремленең тыкшынуына һәм Кырымнан Одессага кадәр җәелгән Новороссия төзүгә каршы торырга тиеш иде. Хәзер украиннарның күпчелегенә үз илләренең ничек идарә ителгәнлеге ошамавы ачык күренә. Әмма украиннарның күпчелеге, кайсы телне ана теле дип исәпләүләренә карамастан, Русиядә яшәргә теләми, үз илләренең бүленүен теләми. Тел проблемнары сәбәпле Украина бүленергә мәҗбүр ил дигән идея тар-мар ителде. Украиннар инде күптәннән тышкы дөнья белән бәйләнештә булганга, анда икетеллелек гадәти күренеш һәм халык русча да, украинча да рәхәтләнеп сөйләшә. Кайсы телдә сөйләшүне сайлау ул бары тик теге яки бу гаиләдәге шартларның чагылышы гына.

Вакыйгалар агымы бераз үзгәрде. Путин чикләүләрдән зур зыян күрде дип әйтмәс идем. Әмма Новороссия идеясе ул көткән кебек үк җәлеп итәрлек булып чыкмады. Кечкенә яшел кешеләр җибәреп хаос оештыру – бер нәрсә, кешеләрнең сепаратизм идеясен яклавына ирешү – бөтенләй башка нәрсә.

– Соңгы атналарда Русия үз позициясен бераз йомшартты. Моны тактик чигенеш дип атап буламы?

– Украинада инде еш булганыча, хәлләр бер дә Путин теләгәнчә бармый. Бу аның чираттагы хатасы. Ул Януковичка ныклы яклау күрсәтте, әмма аннан файда булмады. Ул Майданны аңламады, ул аны ниндидер бунт дип кенә кабул итте, аның чын сәяси позицияне чагылдыруын аңламады. Минемчә, ул әле һаман да Украинаны ярымҗимерек дәүләт итәргә тырыша. Һәм ул бу максатына ирешергә дә мөмкин. Ул Украина икътисадына бик зур зыян китерде. Аның кулында әле "газ картасы" да бар. Ул Украинаның көнчыгышында милләт һәм тел каршылыклары чаткысын өреп янгын дәрәҗәсенә җиткерде, анда кешеләр үлде, гаиләләр күп нәрсә югалтты. Бу, әлбәттә, күбрәк тактик чигенеш кенә. Әмма ул үзенең хаос чыгару осталыгы белән үзе теләгән күп нәрсәгә иреште. Украина коточкыч хәлдә, ә Көнбатышның сәясәте тешсез.

– Путиннан тагын нинди адымнар көтеп була?

– Минемчә, ул беренче чиратта газ картасын кулланачак. Ул Украина газ өчен тулы бәя түләргә тиеш, түләмәсә, газны ябабыз дип әйтергә мөмкин. Алай була калса, Украина йә Европага газ агымын ябарга тиеш булачак, йә аның болай да хәлсез икътисадына тагын бер бик көчле орым булачак. Шуңа күрә мин Путин алга таба шулай итәр дип исәплим.

Лугански һәм Донецкидагы сепаратистлар, Новороссия дигән нәрсә алга таба да проблем булып калачак. Русиянең пропаганда машинасы әле дә бик нәтиҗәле эшли, һәм мантыйкка, фактларга карамастан, ул вакыйгаларны бозып күрсәтүен дәвам итәчәк. Украина алдында үз җирләрен кире контрольгә алу максатында көч кулланыргамы, йә бу сугышчыларга, башкисәрләргә һәм бандитларга үз квази-республикаларын төзү мөмкинлеге бирергәме дигән мәсьәлә проблем булып калачак. Без әле юлның башында гына. Шуңа күрә, Кремльнең зыян салу һәм тыкшыну мөмкинлекләре әле бик күп.

– Алга таба ни булыр дип көтәсез?

– Русиянең үзендә ниләр булуын, аның ниләр эшләвен игътибар белән күзәтергә кирәк. Путин илдә милләтчелек дулкынын яклауны дәвам итәрме? Русия халкы рәсми позициягә шик белән карый башлармы? Ул башка урыннарда да шундый гамәлләр кылып карамасмы? Путин күпмедер вакытка ул проблемнар белән Украинаның үзенә генә азаплану мөмкинлеге биреп, игътибарын Молдова, йә Казакъстан, йә Беларус кебек илләргә юнәлтергә дә мөмкин дип исәплим. Путинның төп ысулларыннан берсе – даими рәвештә вазгыятьне тотрыклылык хәленнән чыгарып тору. Ул бер нәрсә әйтә, икенче нәрсә эшли. Аннан бер нәрсә көтәләр, ул башкача эшли. Без дөньяны үзебез күргәнчә итеп рациональ рәвештә сурәтләргә тырышабыз. Әмма Путин дөньяны бөтенләй башкача күрә. Ул безне тигезлек хәленнән чыгарырга бик ярата. Шуңа күрә, алга таба без һич тә көтмәгән берәр нәрсә булачак.
XS
SM
MD
LG