Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО утырышында Укрианадагы хәлләр тикшереләчәк


Бүген Вильнюста ачылачак НАТО парламент ассамблеясы язгы сессиясендә төп мәсьәлә булып Украина кризисы тикшереләчәк. Утырышта Украинадагы хәлләргә карата резолюция кабул ителер дип көтелә.

Шулай ук чарада НАТОның көнчыгышка таба үсеш алу перспективалары да каралачак. Шул уңайдан анда катнашучылар НАТОның киңәюе өчен ишекләрне ачык калдыру турында документ әзерләмәкче.

Очрашуда НАТОга кергән 28 ил вәкилләре һәм Европарламент илләре партнерлары, төрле халыкара оешма әгъзалары катнашачак. Утырышта Украина иминлек һәм саклану секретаре Андрей Парубайның чыгышы көтелә.
XS
SM
MD
LG