Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меңнәрчә кеше Айя Суфияне мәчеткә әйләндерүне сорап намаз укыды


Айя Суфия музее
Айя Суфия музее

Истанбулның төп тарихи урыннарыннан булган Айя Суфияне мөселманнар өчен гыйбадәткә ачу таләпләре тынмый.

Узган шимбә иртәсендә дистәләгән мең төрек Айя Суфия музее янындагы мәйданда намаз укып, Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганны тарихи бинаны мәчеткә әйләндерергә чакырды.

Намаз Госманлы халифәлегенең Константинопольне яулап алуның 560 еллыгына билгеләнгән иде. Чарага җыелучылар “Чылбырлар ватылсын, Айя Суфия ачылсын!” дигән шигарләр яңгыратты.

“Бу чара - Айя Суфия тирәсендәге чылбырларны өзү өчен җитди этәргеч”, - ди Төркия яшьләре җәмгыятенең башлыгы Салих Туран. Туран башлаган кампания нәтиҗәсендә бинаны мәчеткә әйләндерү өчен халыктан 15 млн имза җыйган.

Төрек матбугаты намазга Эрдоганның да киләчәген хәбәр иткән иде, ләкин премьер-министр чарада булмады. Элегрәк Эрдоган һәм хакимият партиясе АКР җитәкчеләре Айя Суфиянең мәчеткә әйләндерү проектын хуплап чыккан иде.
Истанбулның Айя Суфия музее мәчеткә әйләнерме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

324-327 елларда төзелгән Айя Суфия чиркәве – Византия архитектурасының киң танылган үрнәкләренең берсе, империянең “алтын чоры” билгесе булып тора. 1453 елда Госманлы хәлифәлеге Константинопольне яулап алгач, чиркәү мәчеткә әйләндерелә. Дивардагы христиан изгеләре рәсемнәре өлешчә бетерелә, аның урынына гарәп каллиграфиясе эшләре барлыкка килә.

XX гасыр башында Госманлы империясе таркалганнан соң Анатолиядә яңа милли дәүләт барлыкка килә – Төркия җөмһүрияте. Аңа нигез салучы Мостафа Кәмал Ататөрек иҗтимагый тормышта дөньявилык игълан итә һәм төрле яклап динне кысрыклау кампаниясен башлый. Аның кысаларында Айя Суфия да үзгәрешкә дучар була – 1935 елда Кәмал-паша карары белән мәчет музейга әйләндерелә.

Шул көннән бирле ул илгә зур күләмдә табыш китерә башлый – берүк вакытта ике мәдәният һәм ике дингә бәйле булган бина дөньяның төрле почмакларында яшәгән мөселман, христиан һәм башка диндәге туристларны җәлеп итә. Керү билеты 15 доллар. Елга аны якынча 3 миллион кеше зиярәт кыла.
XS
SM
MD
LG