Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Приказано забыть"ны Казан мөселман киносы фестивалендә күрсәтмәкчеләр


Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

Русия мәдәният министрлыгы тыйган “Приказано забыть” фильмын Руслан Коканаев Казандагы мөселман киносы фестивалендә күрсәтеп булыр дип өметләнә. “Хайтарма” белән булган хәлдән соң моңа күпләр шикләнеп карый.

Чечен һәм ингушларның 1944 елгы сөргене турындагы “Приказано забыть” фильмы продюсеры Руслан Коканаев Казан фестивалендә “Хайтарма” белән булган хәлне яхшы белүен әйтте.

“Анда да Русия мәдәният министрылыгы кулы уйнады. Алар мондый фильм булган фестивальне финанслаудан баш тартачакларын әйткән”, диде ул.

Шулай да Коканаевның үз фильмнарын әлеге фестивальгә тәкъдим итү нияте зур.

“Менә хәзер без фильмның психолингвистик экспертизасын ясыйбыз. Аннары анда чыгарылган нәтиҗәгә таяначакбыз”, диде ул Азатлыкка.

Русия мәдәният министрлыгы “Приказано забыть”ны тыю турындагы рәсми хатта фильмны “тарихи ялган” дип атаган.

Коканаев белән фильмны төшерү турында сөйләшеп алдык.

– Әлеге фильмны төшерү теләге кемдә туды?

Сөрген турында фильм булдыру турында чечен-ингушларның теләге күптән бар иде, чөнки аның кайгысын халык үзендә әле дә сизә. Бу хөкүмәт белән арашуда, көнкүрештә чагыла. Ул елларда иң авыры хәрәкәт итә алмаган кешеләр язмышына карыйдыр. Без фильмда нәкъ шуны тасвирлап үттек. Анда сөргенгә караган башка моментлар да күп-күбен.

Ул фильм инде 2011 елда ук әзер иде. Без Русия мәдәният министрлыгының кинематография департаментына мөрәҗәгать иттек һәм алар безгә милли фильм турында таныклыгын бирергә вәгъдә итте. Бу төрле бәйгеләрдә катнашырга һәм салымнардан азат итүгә хокук бирә. Шулай ук ул кинотеатрлар һәм телевидениедә күрсәтүгә мөмкинлек тудыра.

Без Русия халыкларына аңлашылсын өчен аны махсус урыс телендә ясадык. Барысы да әйбәт булыр дип уйладык, әмма соңгы минутта ул таныклыкның безгә бирмәячәкләрен белдек. Бу мәсьәләне хәзер ачыклау бара.

– Европа берлеге бу сөргенне геноцид буларак таныды. Хәзер бу геноцид башка формада, ягъни "мәдәни" геноцид дип әйтеп буламы?

- Мин алай дип санамыйм, миңа карата физик басымнар юк. Беркем дә комачауламады, без тыныч кына фильм төшереп яттык. Ике ел эшләү дәверендә хакимияттән бернинди басым сизмәдек. Хәтта парламент та рухи ярдәм күрсәткән булды. Миңа калса бу җинаять башка җинаятьләрнең ачыклауына юл куя аладыр дип уйлыйлардыр.

1936 елгы Конституциядә дә барлык хокуклар гарантияләнгән булса да халыклар сөргене була. Бүген дә кануннар, Конституция гарантияләре булуга карамастан, алар бик еш исәпкә алынмый. Мөгаен бу вакыйгаларны яшерергә тырышу илдә барысы да яшхы түгеллекне күрсәтәдер.
XS
SM
MD
LG