Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент каршындагы шура "АГОРА"ны яклап Татарстан прокурорына мөрәҗәгать итте


Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов Татарстан прокуратурасының "АГОРА" хокук яклау оешмалары берләшмәсенең чит илдән акча алып Русиядә сәяси эшчәнлек алып баруы ачыкланды", дигән гаепләвенә ризасызлык белдерде. Прокуратура оешманы "чит ил агенты" итеп теркәтү өчен тикшерүләр уздыра.

Шура рәисе Федотов, "АГОРА" алып барган эшчәнлек юридик ярдәм һәм адвокатларны укытудан гыйбарәт, диде. Бу төр эшчәнлекне берничек тә "сәяси" дип атап булмый. Оешма җитәкчесе Павел Чиковның "төрле сәяси мәсьәләләрдә җәмәгатьчелек фикеренә йогынты ясарга тырышуын" исә Федотов аның шәхси карашын белдерүе белән аңлатты.

"Чиков чыннан да үз белдерүләре белән җәмәгатьчелеккә йогынты ясый, әмма Кеше хокуклары шурасы эшендә ул "АГОРА" җитәкчесе буларак түгел, шәхсән үзе катнаша. "АГОРА" җитәкчелегеннән китә калса да ул шурада калачак", диелгән Федотовның Татарстан прокуроры Нафыйковка җибәргән хатында.

Шулай ук Федотов "чит ил агентлары" турындагы канундагы җитешсезлекләрне дә телгә ала. "Сәяси эшчәнлек" дигән төшенчәнең мәгънәсе аңлашылмый, ди ул.

Шура инде берничә тапкыр Русия президенты, Конституция мәхкәмәсе, Дәүләт думасы һәм Федерация шурасына канунны гамәлгә ашыруда туган аңлашылмаучанлыкларны исәпкә алып аңа үзгәрешләр кертергә чакырган мөрәҗәгатьләр юллады.
XS
SM
MD
LG