Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора": Татарстан прокуратурасы ялган хәбәр тарата


Павел Чиков
Павел Чиков

Татарстан прокуратурасы "Агора" чит илдән финанслана" дип белдереп аны чит ил агенты исемлегенә кертүне таләп итә. "Агора" рәисе Павел Чиков ассоциациянең читтән финансланмавын әйтә, ә прокуратураның бертуктаусыз тикшерүләрен хокук яклау оешмасы эшчәнлегенә тыкшыну буларак бәяли.

Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, "Агора" хокук яклау ассоциациясе эшчәнлеген, аерым алганда, аның хөкүмәттән тыш оешмалар канунының үтәлүен тикшергән.

"Агора"ның чит илдән финанслар алып, Русиядә сәяси эшчәнлек алып баруы ачыкланды. Җитәкче Павел Чиковның чит ил агенты канунына каршы оешмаларының Русиядә җәмәгатьчелек фикере булдырырга тырышулары турында берничә тапкыр белдерүе "Агора"ның сәяси максатларын күрсәтеп тора”, диелә прокуратура белдерүендә.

Покуратура хәбәр итүенчә, 2013 елның апрель аенда булган тикшерү нәтиҗәләренә күрә, "Агора" янәсе АКШ Дәүләт департаменты бүлеп биргән акчаларга сәяси эшчәнлек алып барган, әмма үзен чит ил агенты буларак теркәтмәгән. Чит илдән финаслану тукталмаган дип белдерә прокуратура.

"Агора" җитәкчесе Павел Чиков, прокуратура ялган мәгълүмат тарата дип белдерә. "Агора" чит дәүләтләрдән бернинди акча да алмый, АКШ Дәүләт департаментыннан да беркайчан акча алганы булмады. Дәүләттән килгән акча – ул 2013 елда Русия президентының ике гранты иде. Бу грантлар полициядә зыян күргәннәргә, армиядәге һәм табибларның башбаштаклыкларына каршы, шулай ук адвокатларны кеше хокуклары бозылганда ничек эш итү турында укыту өчен бирелде", ди Чиков.
Хөкүмәттән тыш оешмаларның хокукларын яклаганга бездән үч алу бу


Аның сүзләренчә, Татарстан прокуратурасы 2013 елның апреленнән 2014 елның июненә кадәр бертуктаусыз ассоциация эшчәнлеген тикшереп тора. Һәм "Агора" прокуратураның бу гамәлләрен хокук яклау оешмасы эшләренә нигезсез тыкшыну буларак бәяли.

"Русиядә ике ел дәвамында прокурорлар һөҗүменә дучар булган хөкүмәттән тыш оешмаларның кануни хокукларын яклаганга бездән үч алу бу. Тиккә генә Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка президент Владимир Путинга "Агора"дан зарланмады", ди Чиков.

Хокук яклаучы сүзләренчә, прокуратура "Агора"ның бөтен юридик эшләрен, бигрәк тә чит ил агентлары турындагы канунны Русия конституция мәхкәмәсенә шикаять итүен, сәяси эшчәнлеккә әйләндереп калдыра. Прокурорларга хакимият вәкилләренең канун бозуларын караган мәхкәмәләрдә ассоциация юристларының чыгышлары да ошамаган.

"Рәсми рәвештә белдерәбез, "Агора" бушка юридик ярдәм күрсәтүдән башка берни белән дә шөгыльләнмәде, шөгыльләнми һәм киләчәктә дә шөгыльләнмәячәк", ди Чиков. Прокуратураның бу таләбенә, Русия кануннары нигезендә, бер ай эчендә җавап әзерләячәкләрен дә әйтә ул.
XS
SM
MD
LG