Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хокук яклаучылары: прокуратура тикшерүе канунсыз


Казанның Вахитов районы прокуратурасы
Казанның Вахитов районы прокуратурасы

Казан хокук яклау үзәге һәм "Агора" прокуратура сораган документларны бирүдән баш тарткан. Әлеге ике оешма да Казанның Вахитов районы прокуратурасына бу хакта хат тапшырды. Хокук яклаучылар прокуратура тикшерүенең канунсыз булуын белдерә.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов 27 март көнне Казан вакыты белән 16 сәгатькә Вахитов районы прокуратурасына чакырылган иде. Прокуратура алдан аларга нинди документлар алып килергә икәнлеген белдергән кәгазь җибәрде.

Прокуратурага күрсәтәсе документлар арасында оештыру документлары, хезмәткәрләр турында документлар, акчаның каян килүен, күпме булуын, ничек тотылуын белдергән документлар, хисаплар, кулланыла торган бланкларның күчермәләре һәм башка шуның ише кәгазьләр дә бар иде.

Агора җитәкчесе Павел Чиков та Азатлыкка үзен 2 апрель көнне шул ук прокуратурага шундый ук документлар белән чакырганнарын әйткән иде. Бу ике хокук яклау оешмасы да Казанның Вахитов районындагы бер үк бинада урнашкан, шуңа күрә аларны тикшерү бу район прокуратурасына тапшырылган.

Хокук яклаучылар прокуратураның бу таләбе Русия кануннары кысаларына сыймый дип белдерә. Казан хокук яклау үзәгенең һәм Агораның юристы Рамил Әхмәтгалиев прокуратурага шул хакта язылган хат илтте.

Әхмәтгалиев сүзләренчә, прокурор Марат Долгов аның белән җылы сөйләшкән. "Китергән язугызны өйрәнербез һәм аннан соң ни эшләргә икәнен хәл итәрбез", дип әйткән.

Игорь Шолохов
Игорь Шолохов
Шолохов Азатлык радиосына үзләре язган хатта прокуратураның канун бозуы дәллиләнде дип белдерде.

"Коммерциядән тыш оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр турындагы канун нигезендә, әлеге оешмалар һәр ел саен 15 апрельгә кадәр үзләренең эшчәнлекләре: җитәкчелек турында мәгълүмат, финансларны кайдан алулары, аның күләме һәм тормышка ашырасы проектлар, програмнар турында хисап тотарга тиеш. Без бу хисапны юстиция министрлыгына тапшырачакбыз.

Әгәр бу мәгълүматлар прокуратураны да кызыксындырса, алар аны юстиция министрлыгыннан, салым инспекциясеннән сората ала. Без, бигрәк тә, прокуратура турындагы канунның 21 маддәсе нигезендә, хөкүмәттән тыш оешмаларның канун бозулары турында прокуратурага килгән мәгълүмат нигезендә генә тикшерү үткәрелергә тиеш дип белдерәбез. Безнең канун бозуыбыз турында покуратурада нинди мәгълүмат булуын аңлатуыгызны сорыйбыз", дип яздык әлеге хатта ди Шолохов.

“Агора” җитәкчесе Павел Чиков та прокуратураның бу гамәлен канун бозу буларак бәяли. Көз айларыннан соң актив хокук яклау оешмалалары җитәкчеләрен эзәрлекләүләр дә башланырга мөмкин, дип белдерә ул.

Павел Чиков
Павел Чиков
"Бу тикшерүләрнең артында, минем моңа иманым камил, президент Владимир Путинның чит ил агентлары турындагы канунны үтәтергә дигән күрсәтмәсе ята. Бу күрсәтмәне хәзер Русиянең баш прокуратурасы тормышка ашыра.

Минемчә, хөкүмәттән тыш оешмаларга карата дәүләт сәясәтен булдыру өчен, прокуратура илдәге актив оешмаларны тикшереп, нәтиҗәләр ясарга җыена. Шуңа күрә, көтелмәгән репрессияләрдән сакланырга туры киләчәк. Көз айларыннан соң чит ил агентларының исемлеге булдырылып, бу оешмлаларны һәм аларның җитәкчеләрен эзәрлекли башларга мөмкиннәр", диде Чиков.

Казан хокук яклаучылары, “бездә прокуратура хезмәтләре кешелеклерәк булды”, тапшырасы документлар исемлеген факс белән җибәрде, телефоннан шалтыратып чакырдылар, ә Русиянең башка төбәкләрендә кисәтүсез тишерүләр үткәрелде, дип әйтә.

27 мартта шушы тикшерүләрнең канунсыз булуын белдергән "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәт башлыгы Лев Пономарев Мәскәү прокуратурасына чакырылып аңа административ тәртип бозуда гаепләү белдерелде.

Дүшәмбе көнне хәрәкәтне тикшерергә килгән прокуратура, юстиция министрлыгы һәм салым хезмәтенә хокук яклаучылар документларын күрсәтүдән баш тарткан иде. Кышын "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтендә тикшерүләр узуын һәм барлык тиешле финанс документларның да юстиция министрлыгына тапшырылуын белдергән иде алар.

Франция, АКШ, Германия Русиядән хөкүмәттән тыш оешмаларны тикшерүне аңлатуны сорый. Франция тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, Русиядә француз теленнән дәресләр бирүче "Альянс Франсез Самара" оешмасы тикшерелгән. Париж Мәскәүдән аңлатмалар таләп итә, диде министрлык вәкиле. АКШ һәм Германия дә бу тикшерүләргә борчылу белдерде.

Дүшәмбе көнне прокуратура, юстиция министрлыгы һәм салым хезмәте хөкүмәттән бәйсез оешмаларда тикшерү башлады. Тикшерүнең максаты – узган ел кабул ителгән "чит ил агентлары" турындагы канунны бозучыларны ачыклап җәзага тарту. Чит илләрдән финансланганын теркәмәгән оешмаларны җәза көтә.

Тикшерүләр Amnesty International, "Общественный вердикт" фонды, Human Rights Watch һәм Transparency International оешмаларында, "Мемориал" хокук яклау үзәгендә дә бара.
XS
SM
MD
LG