Прага Сабантуе
7 июньдә Прага янындагы Бубовице авылында Чехия татарларының уникенче тапкыр Сабантуе узды. Бәйрәмгә шулай ук Германия һәм Һолландиядән дә кунаклар килгән иде. Прага җыенында татар, кырымтатар, чех, украин, казакъ, төрекмән, үзбәк, рус һәм башка милләт вәкилләре катнашты. Бәйрәмгә Чехия президенты идарәсендә халыкара бүлек мөдире Һинек Кмоничек та килгән иде. Аның хәләл җефете - татар. Татарстанның Чехиядәге сәүдә һәм икътисад вәкиле Зөфәр Абдулгалиев Татарстан президентының котлау хатын җиткерде.
бәйле язмалар
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?