Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ укытучысы Медведевка язган хаттан Гафуровка җиде дәгъва


КФУ укытучысы Искәндәр Ясәвиев ректор Илшат Гафуровны шикаять итеп Русия премьер-министры Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать язган. Саллы хатта Ясәвиев үз фикеренчә ректорның җитешсезлекләрен түкми-чәчми санап киткән. Укытучы университет җитәкчесен эшеннән алуны сорый.

1. Акча үзләштерү

КФУ социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, ректор Илшат Гафуровның тырышлыгы фән һәм белем бирүгә түгел, ә “эффектив рәвештә идарә ителгән” университет рәвешен чыгару һәм акчалар үзләштерүгә юнәлтелгән.

2. Китапханә мәйданын киметү

Гафуров ректор дәверендә Лобачевский исемендәге китапханәнең мәйданы шактый кимеде, дип яза Ясәвиев хатында. Күп мәйданны иганәчеләр шурасының утырышлар залына биргәннәр.

3. Укытучылардан мәкаләләр таләп итү

Хәзерге вакытта укытучыларга төп таләп - Scopus һәм Web of science порталында мәкаләләр бастыру, ди Ясәвиев. Бу университетның халыкара дәрәҗәсенә йогынты ясый. Ләкин укытучыларга фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнер өчен өстәмә вакыт бирелми, белем бирү сыйфатына гомумән игътибар юк, ди доцент.
Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

4. Җиһазландыру дәрәҗәсенең түбән булуы

Уку залларында һаман ак бур һәм такта кулланыла. Ясәвиев язганча, кайбер бүлмәләрдә интерактив җиһазлар (компьютерлар һәм проекторлар) барлыкка килде, ләкин алар да сыйфатсыз - тиз арада эштән чыгалар.

5. Хезмәт хаклары арта дип белдерү

Гафуровның “укытучылар хезмәт хаклары арта” дигәнен Ясәвиев “сан уены” дип атый. “2014 елның маенда ректор КФУ укытучыларының хезмәт хакы якынча 46,9 мең сум тәшкил итә дип белдерде. Чынлыкта доцентларның күбесе 25 мең сумнан артык акча алмый. Башка укытучылар тагын да азрак ала”, - ди Ясәвиев.

6. Бүлекләрне еш күчерү

Стратегик рәвештә фикер йөртү - Илшат Гафуровка хас сыйфат түгел, ди укытучы. Аның сүзләренчә, өч ел дәвамында институтлар һәм факультетлар бер бинадан икенче бинага күп тапкыр күчеп йөргән. Философия факультеты, массакүләм коммуникацияләр һәм социология фәннәре институты инде икенче тапкыр күченергә әзерләнәләр.
Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

7. Авторитар идарә итү стиле тудыру

Доцент фикеренчә, иң мөһим нәрсә - Илшат Гафуровның университетка элек хас булмаган авторитар идарә итү стилен алып килү. Укытучылар һәм хезмәткәрләр карарлар кабул итү, аларны уйлап табуда катнашмый, ди Ясәвиев. Аның фикеренчә, бу академик мәдәниятнең җимерелүенә, курку атмосферасы тууына, тәнкыйтьләүне тыюга китергән.

Ясәвиев Медведевтан боларны тикшерү өчен комиссия оештыруны һәм тикшерүдән соң Гафуровны эшеннән алуны сорый.
XS
SM
MD
LG