Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда машина тамашасы үтте


Казанда машина тамашасы үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

Казанда машина тамашасы үтте

15 июньдә Казан Кирмәне янында Kazan City Racing исеме астында ярыш машиналары күрсәтмә чыгышлар ясады. Меңнәрчә казанлы атаклы Формула-1 машиналары белән бергә Чаллының КАМАЗ-Мастер такымы белән дә танышты.

Меңеллык мәйданында оештырылган тамаша мотофристайл осталарының чыгышлары белән башланды. Алар махсус трамплиннан сикереп төрле трюклары белән тамашачыны ах иттерде. Алардан соң тамашачы алдына Британия каскадеры Терри Грант чыкты. Гиннес рекордлар иясе үзенчәлекле машинасы белән катлаулы чыгышлар ясап тамашачыны үзенә каратты.

Ә казанлылар алдан вәгъдә ителгән Формула-1 машинасының чыгышын түземсезләнеп көтте. Казан Кирмәне астындагы мәйдан казанлылар һәм килгән кунаклар белән тула язды. Кемдер утырып, кемдер басып мәйдандагы машина тамашасын күзәтте. Формула-1 машинасы исә үзен озак көттермәде. Ерактан ук ишетелгән үзенә генә хас мотор тавышы халыкны селкетеп җибәргәндәй итте. Чирәмдә утырган яшьләр аякка басып шул ярыш машинасын күреп калырга ашыкты. Күпләр бу машина үткән вакытта фотога төште. Шуны да әйтергә кирәк, бу шоуда Формула-1 ярышында чыгыш ясаган беренче Русия спортчысы Виталий Петров та катнашты.

КАМАЗ-Мастер такымы машинасы чыгышын исә күпләр кул чабып каршы алды. КАМАЗ тимер атын исә Дакар ярышлары җиңүчесе Эдуард Николаев иярләде.

Kazan City Racing тамашасын Татарстан җитәкчелеге һәм Казан мэриясының бергәләп оештыруы әйтелде.
XS
SM
MD
LG