Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ярдәм" үзәгенең күрмәүчеләре су астына төште


"Ярдәм" үзәге күрмәүчеләре су астына төште
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:14 0:00

"Ярдәм" үзәге күрмәүчеләре су астына төште

"Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенең күрмәүче мөгаллимнәре Идрис Хәертдинов белән Руслан Закиров су астына төште. 12 июньдә Казанның "Бентос" аквалангистлар клубы күрмәүчеләрнең хыялын чынга ашырды.

Казандагы "Ярдәм" мәчете мөгаллимнәре Идрис Хәертдиновка 40, Руслан Закировка 30 яшь. Идрис 21 яшьтә күрмәс була, ә Руслан 13 яшьтә. Икесенең дә күптәнге хыяллары - су астына төшү була. Алар бу теләкләрен "Ярдәм" мәчетенә кунакка килгән Казанның "Бентос" аквалангистлар клубы җитәкчесе, 40 еллап дайвинг белән шөгыльләнүче Ринат Галимовка җиткерәләр. Ул исә күрмәүчеләрнең хыялларын ишетүгә үк, су астында йөзәргә өйрәтүче дусты Антон белән башкаланың Су спорты төрләре сарае җитәкчелеге белән сөйләшәләр һәм күрмәүчеләрне 12 июньдә үзләренә кунакка чакыралар. "Бентос" клубы анда су астында йөзергә теләүчеләрне кабул итә.

Иң элек Ринат Галимов күрмәүче мөгаллимнәргә дайвингның үзенчәлекле якларын, су астына төшкәнче белергә кирәкле кагыйдәләр белән таныштырды. Илдар белән Руслан игътибарлы тыңлап, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Бар яктан да әзерләнеп беткәч һәркайсы дайвинг осталары белән өч метр тирәнлекләте бассейнның төбенә чумдылар. Аквалангистлар сүзләренчә, егетләр үзләрен бик тыныч тоттылар, әйткәннәрне төгәл үтәп, махсус костюм белән су астына чумуның тәмен тоя алдылар.

"Сүз белән генә аңлатып булмый, безгә бик ошады, суны яратабыз", диде өскә күтәрелгәч, күрмәүче мөгаллимнәр Идрис белән Руслан.

"Казанның Су спорты төрләре сараенда мөселманнар һәм күрмәүчеләр өчен тарихи вакыйга булды. "Ярдәм" мәчетенең хөрмәткә лаеклы күрмәүче мөгаллимнәре үзләренең иң зур хыялларының берсен чынга ашырдылар. Бу көнне алар күптән көтте, әлеге адымга берничә ай психологик яктан әзерләнеп килделәр. "Ярдәм" фонды, аның башлыгы Илдар хәзрәт Баязитов һәм "Бентос" клубы җитәкчесе Ринат Галимов бик зур изге гамәл башкардылар. Аларга Алланың рәхмәте яусын! Моңа охшаш матур, изге эшләр республика күләмендә ешрак оештырылсын иде, физик кимчелекләре булган кешеләр өчен бигрәк тә", ди "Ярдәм" фонды вице-президенты Илдар Хисаметдинов. Су астына төшү бәхете тәтегән күрмәүчеләр исә "Бентос" клубы аквалангистлары белән яңа очрашулар көтеп саубуллашты. Хәзер инде бу алар өчен хыял гына түгел, ә чынга ашарлык гамәл иде.
XS
SM
MD
LG