Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда башлык сайлау кампаниясе башланды


Башкортстан парламенты бинасы
Башкортстан парламенты бинасы

18 июнь Башкортстан парламенты утырышында республика башлыгын вакытыннан алда сайлау игълан ителде. Намзәтләрдән теркәлү документлары 9 июльгә кадәр кабул ителә.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, 30 май Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда вакытыннан алда сайлауларда катнашу өчен вазифадан азат итүне сораган, илбашы аны хуплаган иде.

18 июнь Дәүләт җыелышы утырышында депутатлар Рөстәм Хәмитовның 14 сентябрь вакытыннан алда сайлаулар уздыру турында карарына хуплау белдерде. Шулай итеп, республика башын сайлауларга рәсми старт бирелде.

"Сайлаулар турында кодекс"ка ярашлы, төбәк җитәкчелегенә намзәтләрне сәяси фиркаләр генә чыгара ала. Намзәтләр фирка чыгарган карарларны һәм фиркаләрнең рәсми теркәлүе турында документларны үзәк сайлау комиссиясенә 9 июльгә кадәр тапшырырга тиеш. Дөрес, фиркаләрдә тормаган кешеләр дә сайлауларга чыга ала, ләкин аларны да фиркаләр тәкъдим итәргә тиеш.

"Бердәм Русия" фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе 10 июнь утырышында өч намзәтне тәкъдим итте. Алар Башкортстан җитәкчесе вазифасын башкаручы Рөстәм Хәмитов, Русия дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрдәншин һәм республиканың Адвокатлар пулаты президенты Булат Юмадилов.

Депутатларның аларга тавыш бирү нәтиҗәсе шулай булган иде: Рөстәм Хәмитов – 129 тавыш, Рафаэль Мәрдәншин – 41, Булат Юмадилов 39 тавыш җыйды. Ләкин намзәтләрнең төгәл исемлеген фирка 21 июнь узачак конференциядә хәбәр итәчәк.

Коммунистлар исә 22 июньдә узачак конференциядә үз намзәтләрен күрсәтәчәк. Рәсми булмаган чыганаклар коммунистларның республика комитетының икенче сәркатибе Юнир Котлыгуҗинны чыгарулары ихтималлыгын хәбәр итә.

Либерал демократларның әлегә сайлауларда катнашу турында хәбәр иткәннәре юк.

Русиянең халык идарәсе фиркасе башы Альберт Мөхәммәдъяров “Антикроношпан” хәрәкәте башы Павел Ксенофонтовны намзәт итеп күрсәтәчәкләрен белдергән иде. Павел Ксенофонтов сайлауларда катнашачагы турында игълан итте.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, сигез кеше “Кроношпан” төзелешенә каршы 30 май ачлык игълан иткән иде. Ачлык чарасы дәвам итә. Ксенофонтов ул каршылык чарасында катнашмый. Ул сәламәтлекне куркыныч астына куеп чара уздыруны туктатырга чакыруы турында белдерде. Шул ук вакытта ачлык игълан итүче Тамара Хәбибуллина, Павел Ксенофонтовның аларга чараны туктату турында мөрәҗәгать итмәвен әйтеп, Башкортстан парламенты башы Константин Толкачев белән очрашуга кадәр ач торырга җыенуларын хәбәр итте. Ул бу турыда”Азатлык” хәбәрчесенә белдерде. Тамара, шулай ук, Павел Ксенофонтовның сайлауларга чыгуын хупламавын, аның бер пиар чара икәнлеген дә әйтте.

Шулай ук заманында “Восток” банкын җитәкләгән Рәфис Кадыйров та интернет челтәрләр аша сайлауларда катнашачагын хәбәр итте.

Сайлауларга тагы бер намзәтнең чыгарылу ихтамаллыгы бар. Ул – экс-премьер Раил Сарбаев. Аны элекке президент Мортаза Рәхимов тарафдарлары әзерли. Раил Сарбаев, Кремль хупласа, үзенең сайлауларда катнашырга әзер булуын белдергән. Ул бу турыда үзе эшләгән “СГ-Транс” җитәкчелегенә белдергән. “СГ-Транс” “Система” компаниясенә керә, Сарбаев анда вице-президент вазифасын башкара.
XS
SM
MD
LG