Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты "башлык" булачак


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов

Башкортстан парламенты депутатлары республика президенты атамасының киләчәктә башкортча әйтелеше “башлык” булырга тиеш дип килеште. “Глава республики”ның әлеге тәрҗемәсе турындагы канун Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 30 гыйнварда үтәчәк пленар утырышында икенче һәм өченче укылышта кабул ителеп куелачак дип фаразлый күпчелек депутатлар.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның узган елның 26 декабрендә узган дүртенче утырышында депутатлар бу мәсьәләне беренче укуда тикшереп, Башкортстан җитәкчесенең киләчәктәге башкортча атамасына бәйле төрле тәкъдимнәрдән “башлык” сүзен сайлап алып, аны кабул итеп куйган иде. Шулай да депутатларга әле алдагы утырышларга кадәр бу мәсьәләдә янә дә үз төзәтмәләрен һәм тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге калдырылды.

Шул арада парламентның тиешле комитетында, ягъни дәүләт корылышы комитетында бу мәсьәлә буенча фикер алышулар дәвам иткән. Нәтиҗәдә, 16 гыйнварда үткән соңгы утырышта киләчәктә бәхәсләргә юл куймаслык зур нокта куелган. Әлеге комитет вәкилләре барлык тәкъдимнәрне дә кабат тикшереп чыкканнан соң, республика җитәкчесенең башкортча атамасы “башлык” булырга тиеш дигән уртак бер карарга килгән. Хәзер шушы тәкъдим парламентның 30 гыйнварда узачак пленар утырышында икенче һәм өченче укуда берьюлы каралып, яңа канун кабул ителеп тә куярга мөмкин. Моны депутат Зөфәр Еникеев та раслый.

"Башлык" сүзен барлык депутатлар да яклый дип әйтеп булмый. Мисал өчен, Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев, элегрәк тә “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә “башлык” атамасының республика җитәкчесе дәрәҗәсенә туры килмәвен искәрткән иде. Аныңча, “глава” сүзе башкортчага “хаким” дип тәрҗемә кылынган хәлдә дөресрәк булыр иде. Зөфәр Еникеев та башлык сүзенең бик үк дөрес булмавын әйтте. Шушы ук фикерне Румил Азнабаевның ББК Башкарма комитетындагы урынбасары Вәлиәхмәт Бәдретдинов та куәтли. Әмма хәзер парламентның профиль комитеты үзенең соңгы сүзен әйткәч, башка тәкъдимнәргә колак салынмас кебек.

Башкортстан президенты атамасын үзгәртүгә бәйле гамәлләр аеруча башкорт милли оешмалары вәкилләре арасында тынгысызлык уяткан иде. Бу хәлгә бәйле кайбер башкорт милли оешмалары, шул исәптән, “Күк бүре”, “Ак тамыр” кебек үзләрен бәйсез дип санаган җәмгыятьләр пикетлар да оештырып карады. Алар, гомумән, президент атамасы калдырылырга тиеш дип таләп итә килде. Әмма 40-50 кешедән дә артмаган урам җыеннары җәмәгатьчелек арасында әллә ни резонанс тудыра алмады, ә республика хакимиятләренең “кылы да селкенмәде” бу очракта.
XS
SM
MD
LG