Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда президент урынына башлык булачак


Башкортстанда президент урынына башлык булачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

Башкортстан парламенты президент Рөстәм Хәмитовның еллык юлламасын тыңлаганнан соң республикада президент атамасын башлык атамасына алыштыру канунын беренче укылышта раслады.

Бу юлы да республика президенты узган елга йомгаклар ясады һәм киләчәккә бурычлар хакында сөйләде. Бер сәгатьтән артыграк барган чыгышында Рөстәм Хәмитов республика икътисадында һәм социаль өлкәләрдә кайбер уңышлар белән беррәттән проблемнарның да күп булуын ассызыклады.

Бу утырышка шулай ук 50ләп башка мәсьәлә дә кертелгән. 15 канун өлгесе беренче, һәм тагын 15-е икенче укуда тикшерелде. Алар арасында иң мөһиме – Башкортстан конституциясенә үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү мәсьәләләре. Республика президенты атамасын үзгәртүгә бәйле канун өлгесе дә тәкъдим ителгән.

Исегезгә төшерәбез, әлеге мәсьәләне парламентта карау өчен җәмәгатьчелек арасында 50 мең имза җыю шарты куелган иде. Бу таләп арттырып үтәлгән – 70 меңнән артык култамга җыелды. Элегрәк парламент комитетлары әгъзалары үз утырышларында президент атамасы хакында фикер алышкан. Тәкъдимнәр төрле иде. Президент атамасының русча шәкеленш карата әллә ни бәхәсләр булмаса, аның башкортчасы хакында фикерләр төрле булды. Атаманың урысчасы "Глава Республики Башкортстан" булсын, дип тәкъдим итте депутатлар. Ә башкортчасы исемлегенә "хаким", "башлык", "азамат" кебек атамалар язылган иде.

Барлык бу тәкъдимнәр Дәүләт Җыелышы-Корылтай президиумында да каралган. Һәм бүгенге пленар утырышка республика җитәкчесенең киләчәктәге башкортча атамасының "Башкортстан Республикасы башлыгы" дип тәкъдим ителгәнлеге ачыкланды. Шушы тәкъдимне депутатлар беренче укуда бертавыштан диярлек хуплады. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң узачак утырышта депутатлар аны берьюлы икенче һәм өченче укуда кабул итеп куячак дип көтелә.

Кайбер башкорт милли оешмалары вәкилләре президент атамасы калырга тиеш дип чыгыш ясый килде. Ә бүген парламент утырышы башланыр алдыннан, "Күк бүре" башкорт милли оешмасының берничә бөртек кенә вәкиле, урамда президент вазифасы сакланып калсын дигән шигарләр тотып торды. Полиция хезмәткәрләре алар белән "аңлату эшләре" алып баргач, пикетчылар тиз арада таралырга мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG