Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты "хаким" булырмы?


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары үзләренең тиздән үтәчәк пленар утырышында республика президенты атамасын үзгәртеп куярга мөмкин. Парламентның даими комитетлары утырышларында бу мәсьәлә тикшерелеп беткән инде һәм тәкъдимнәр Дәүләт Җыелышы-Корылтай президиумына тапшырылган. Бу хакта парламентның матбугат үзәге хәбәр итә.

Башкортстанның Конституция мәхкәмәсе ноябрь ае башында Дәүләт Җыелышы-Корылтай тикшерүенә республика президенты атамасын үзгәртүгә бәйле канун өлгесен тәкъдим иткән иде. Шуннан соң Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай президиумының 12 ноябрьдә узган утырышында республиканың төп канунына төбәк җитәкчесе вазифасының аталышына үзгәрешләр кертүгә мөнәсәбәтле маддәләргә һәм бүлекләргә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды.

Әлеге мәсьәләне парламентта карау өчен җәмәгатьчелек арасында 50 мең имза җыю шарты куелды. Хәзер инде бу таләп үтәлгән – 70 меңнән артык култамга җыелган. Инде парламент комитетлары әгъзалары да үз утырышларында президент атамасы хакында фикер алышкан. Тәкъдимнәр төрле. Әгәр президент атамасының русча шәкеле тәңгәлендә әллә ни бәхәсләр булмаса, аның башкортчасы хакында бертөрле генә фикергә киленмәгән әлегә. Атаманың урысчасы “глава республики Башкортстан” булсын дип тәкъдим итә депутатлар. Ә башкортчасы исемлегенә “хаким”, “башлык”, “азамат” кебек атамалар язылган. Барлык бу тәкъдимнәр дә хәзер Дәүләт Җыелышы-Корылтай президиумына тапшырылган.

Күп кенә башкорт милли оешмалары вәкилләре президентның башкортча атамасы “хаким” булырга тиеш дип исәпли. Шул ук вакытта парламент рәисе урынбасары Лилия Гомәрова моңа шик белдерә. Аның сүзләренчә, мисал өчен, Татарстанда район җитәкчеләрен “хаким” дип атыйлар, шулай булгач, Башкортстан президенты атамасына туры килмәс. Шулай да парламентның пленар утырышында күпчелек “хаким” атамасына өстенлек бирер кебек. Депутатларның быелгы соңгы утырышы 20 декабрь тирәсендә булыр дип көтелә. Димәк бу мәсьәләгә нокта куярга күп калмаган.

Президент атамасы парламент тарафыннан быел ук үзгәртелсә дә, билгеле канунга асәсан, яңа исем 2015 елның 1 гыйнварыннан генә гамәлгә кертелергә мөмкин. Бу хакта элегрәк Башкортстан президентының матбугат сүзчесе Артем Вәлиев та белдергән иде. Ләкин Башкортстанда президент сайлаулар 2014 елда ук үтәргә дә мөмкин. Конституция үзгәртелгәч, шул шарт куелуы да ихтимал дип белдерә сәясәт белгечләре.


Белешмә. Бүгенге көндә Татарстан һәм Башкортстаннан кала Русиянең калган республикалары президент атамасыннан ваз кичте.
XS
SM
MD
LG