Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан журналисты Лугански сугышчыларының матбугат секретаре булган


Топоров Life News-ка интервью бирә
Топоров Life News-ка интервью бирә

Элек Татарстан көч структураларында эшләгән Алексей Топоров хәзер Украинада Русия яклы сепаратистлар рәтендә.

Рус милләтче оешмаларына якын журналист һәм активист Алексей Топоров элегрәк Казанда төрле мәгълүмат чараларында эшләгән. Шулай ук аның эш тәҗрибәсендә көч структурасы да бар: Топоров наркотик әйләнешен контроль итү инспекциясендә матбугат секретаре булып хезмәт куйган.

Соңгы айларда ул сугыш барган Көнчыгыш Украинада Русия яклы сугышчылар ягында. Төбәккә Регнум агентлыгы хәбәрчесе буларак киткән. Шулай ук Топоров фейсбук сәхифәсендә дә соңгы хәбәрләр чыгарып бара. Активист әсирлеккә алынган украин хәрбиләре белән видеоинтервьюлар ясый.

Кайбер мәгълүмат чыганаклары аны хәзер “Лугански халык республикасы” сугышчыларының матбугат секретаре дип атый. Алар рәтендә Кремль яклы Life News, Russia Today. “Новороссия” мәгълүмант агентлыгы да аны шул вазифа белән атый. Фейсбук сәхифәсендә ул үзе дә бик күп журналистларга интервью бирүен яза.

Аның сүзләренчә, ул кичә атыш астына эләккән һәм үлгән ВГТРК журналистлары Антон Волошин һәм Игорь Корнелюкка да интервью биргән булган. Алардан калган флешканы да Мәскәүгә җибәргән.

Шунысы кызык, берничә ел элек Топоров хәзер Көнчыгыш Украина сугышчыларына теләктәшлек күрсәткән Русия хакимиятенә каршы митингларда катнашкан һәм хәтта аларны оештырып та йөргән. Ә хәзер ул баррикадаларның икенче ягында. Аның хатыны исә Казанда шул ук Украина сугышчылары өчен һуманитар ярдәм җыю чараларында катнаша.

Без Топоровның ни өчен Казаннан Украинага сугышка китү теләге туу турында һәм аның яңа вазифасы хакында белешер өчен аның белән элемтәгә керергә тырыштык. Ләкин Топоров Азатлыкка Лугански сугышчыларының матбугат секретаре булуы турындагы мәгълүматны расламады да, кире дә какмады.
XS
SM
MD
LG