Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде
ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемелегенә Болгар тарихи-археологик комплексы кертелде. Әлеге карар 23 июньдә Катар башкаласы Доһада шәех әл маясса бинт Хәмәд бин Хәлиф әл Тани җитәкчелегендә узган 38нче утырышта кабул ителде. Утырышта Русиянең Париждагы ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиллеге киңәшчесе Константин Волков һәм Татарстан президентының социаль мәсьәләләр ярдәмчесе, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма мөдире Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге Татарстан вәкиллеге катнашты. Анда шулай ук Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаил Вәлиев һәм башкалар бар иде. [Tatarstan.ru видеосы]
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?