Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда “Болгар – Туган тел” лагере үз эшен башлады


23-29 июньдә Болгар шәһәрендә беренче тапкыр “Болгар – Туган тел” чатыр лагере сменасы уза. Анда Татарстан һәм Русиядән 7-11 сыйныфлардан фән олимпиадалары, бәйгеләр һәм фестивальләрнең җиңүчесе, фәнни-гамәли конференция, форумнарда, иҗтимагый проектларда катнашучылар катнаша. Лагерь програмы татар мәдәнияте, телен өйрәнүгә, тормышның төрле өлкәләрендә телне гамәли куллану күнекмәләрен үзләштерүгә нигезләнә.

Лагерьдә махсус “татар теле лабораториясе” эшләячәк. Лагерьнең белем бирү программасы 3 юнәлешкә бүленгән: “лингвистика”, “массакүләм мәгълүмат чаралары”, “мәдәният һәм сәнгать”.

28 нче июньдә лагерь кысаларында Тукай форумы узачак, ул “И туган тел, и матур тел...” иҗади концерты белән төгәлләнәчәк.
XS
SM
MD
LG